Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Закирова: «Журналист – профессия булудан бигрәк, яшәү рәвеше ул»

«Интертат» электрон газетасы «Татар журналисты» сәхифәсендә татар журналистикасында үз эзен калдырган, тарихка кереп калган журналистлар белән таныштыруны дәвам итә. Чираттагы кунагыбыз – «Ялкын» журналында 30 елдан артык хезмәт куйган, яшьләр белән бер дулкында булган Эльмира апа Закирова.

news_top_970_100
Эльмира Закирова: «Журналист – профессия булудан бигрәк, яшәү рәвеше ул»
Солтан Исхаков, Эльмира Закированың шәхси архивы

«Сәяхәтләр, спорт, сәнгатьне ярату, хыял дөньясында «йөзү» журналист булып формалашуда роль уйнады»

«Эльмира Закированы күреп кенә белсәм дә, якыннан танышырга хыялланып йөри идем. Һәм ул көн килеп җитте!» – дидем мин үз-үземә.

  • Эльмира апа Актаныш районы Иске Байсар авылында туып үсә. Бик зур, атаклы авыл... Әнисе Роза апа – немец теленнән, әтисе Мизхәт абый башлангыч хәрби әзерлек дәресләрен укыта. Өйләрендә киштә тулы китаплар була, күп газета-журналлар алдыралар. Эльмира сеңлесе Рита белән, татар басмаларыннан тыш, «Пионерская правда» газетасын укып, әти-әниләре алдырган «Роман-газета», «Москва», «Нева», «Знамя» кебек журналларны укып үсәләр. Журналистика факультетына укырга керергә хыяллангач, әтисе Мизхәт абый 10нчы класста укучы кызына хәтта «Журналист» дигән журнал яздыра!

– Сеңлем Рита белән кечкенәдән үк сәнгать дөньясында кайнап, спорт белән мавыгып үстек, йөгерү буенча район ярышларында да катнаша идек, – дип башлап җибәрде сүзен Эльмира апа. – Безнең мәктәптә фәннәр тирәнтен укытылды, спортка аерым игътибар булды. Мәктәп укучылары районда җиңеп, Казанга республика олимпиадаларында катнашырга китә иде. Районда спорт ярышларында, үзешчән сәнгать бәйгеләрендә мәктәп һәрвакыт беренче урында булды. Бөтенебез дә СССР хоккей командасы җанатарлары идек, телевизордан үлә-бетә хоккей карадык.

Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова җырларында үстек. Әти Клавдия Шульженко, Марк Бернес, Михаил Трошин, Эдита Пьеха пластинкаларын алып кайта иде.

Баштарак укытучы булырга хыяллана идем. «Яшь ленинчы» газетасында (хәзер «Сабантуй» журналы) мәкаләләрем чыгып, миңа «Яшь хәбәрче» таныклыгы да килгәч, бик тә журналист буласым килә башлады. Дәресләр калдырып булса да, Актаныштагы «Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсе утырышларына бара идем. Ә биология олимпиадаларында катнашып, врач булам, дип йөргән сеңлем медицина институтын сайлады. Ул хәзер – врач-инфекционист. Безне мәктәптә дә, өйдә дә максатчан итеп тәрбияләделәр.

Дөнья күрсеннәр, офыклары киңәйсен, диптер инде, әниләр безне үзләре белән төрле шәһәрләргә алып барды. Казан, Ижау, Уфаларга баруларыбыз әле дә күз алдымда. Сәяхәт, спорт, сәнгатькә тартылу, хыял дөньясында «йөзү» – барысы да журналист булып формалашуымда роль уйнагандыр.

«Маҗаралар, шатлык, кызыклы вакыйгалар, иҗат белән тулы рәхәт дөнья, хыял утравы булган икән ул!»

– Сер түгел, беренче адымны ясау җиңелләрдән булмый ул: беренче хикәя, беренче шигырьне мәктәп баласы республика басмасына үзе җибәрергә җөрьәт итми торгандыр...

– Без бик актив, әллә нәрсәләр уйлап чыгарырга әвәс булганбыздыр, дим. Почта машинасы килгәнен каравыллый идек. Югыйсә, хат ташучы өйгә китерә бит инде ул газета-журналларны! Юк, «Яшь ленинчы», «Ялкын»нарны тизрәк кулга тотып, үзебез язган мәкаләләрне эзлисе йә редакциядән үзеңә атап язылган хатны тизрәк укып сөенәсе килә! Бөтен вакыйгаларның үзәгендә кайнадык, күреп, укып бардык. Башкаларныкын укыгач: «Мин дә болай яза алам ла», – дип куйган чаклар да булды. Иң беренче мәкаләм 6нчы сыйныфта укыганда чыкты. Җыелма отрядлар, Тимур командалары оештырып йөрүләребез турында иде ул. Пионер тормышында кайнап үстек шулай.

Казан университетына документлар тапшырырга килгәч, рекомендация алырга дип ,«Яшь ленинчы» редакциясенә бардым. Әллә каян танып, якын итеп сөйләшәләр, язмаларымны мактыйлар... Тик... «Татар теле һәм әдәбияты бүлегенә барсаң, яхшырак булыр. Телне, әдәбиятны тирәнтен өйрәнәчәксең», – диләр. Укытучы булырга да каршы түгел үзем. Ләкин, үҗәтләнеп, укытучы буласым килми, дип алдаштым. «Ярар, укытучы булмассың, редакциядә эшләрсең. Без дә татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамладык», – диде җаваплы секретарь Саимә апа Ибраһимова. Ризалашкандай булдым. Әмма барыбер дә: «Рекомендацияне тарих-филология факультетына дип языгыз», – дим Хәкимҗан абый Халиковка. Бәлки, журналистика бүлегенә тапшырырмын, дигән уй һаман тынгы бирми. Рекомендация язуны ул вакытта шунда эшләгән Әхәт Гаффарга тапшырдылар. Анысы, сиңа журналистика әйбәтрәк булыр иде, дип, күңелне алгысытып тора, җитмәсә...

Шулай итеп, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кердем. Журналистика бүлегенә күчү турындагы икеле-микеле уйлар әкренләп юкка чыкты. Безне Диләрә Тумашева, Мостафа Ногман, Вахит Хаков, Флера Сафиуллина, Фәһимә Хисамова, Мөхәммәт Мәһдиев, Хатыйп Миңнегулов кебек көчле укытучылар укытты. Фольклор, диалектология буенча экспедицияләргә йөрибез, иҗатта кайныйбыз.

Соңгы курсларда «Әдәби сүз» дигән 5 метрлы стена газетасының җаваплы секретаре идем. 5нче курста педпрактикага үзебезнең авыл мәктәбенә кайттым. Ике 4нче, ике 8нче, өч 9нчы, өч 10нчы сыйныфларда татар теле, әдәбият укытам,4нчеләрнең класс җитәкчесе. Иң талантлы югары сыйныф укучыларын җыеп, коридорның буеннан-буена сузылырлык итеп, озын газета чыгарабыз («Әдәби сүз»не рулон итеп төреп алып кайттым бит!). Авыл клубында татар теле буенча КВН үткәрәбез, яшь журналистлар түгәрәге оештырып, «Яшь ленинчы»га мәкаләләр язабыз. Җитмәсә, Фәтхи Бурнашның укытучылар куйган «Яшь йөрәкләр»ендә узгынчы рольдә дә уйныйм: әти белән кич репетицияләргә йөрибез…

Мостафа Ногман белән

Педпрактика буенча конференциядә эшләремә югары бәя бирделәр. Диплом җитәкчем Мөхәммәт абый Мәһдиев: «Мондый әзерлек белән укытырга кайтасыздыр инде. РОНОдан вызов ясыйлардыр», – дип куйды. «Ә минем редакциядә эшләп карыйсым килә. Район газетасына да риза мин», – дим, батыраеп. «Ә нигә район газетасы? Әнә «Ялкын»га кеше кирәк. Җаваплы сәркатип Разил Вәлиев көн дә чылтырата. «Яза белгән берәр егет кирәк иде безгә, ди. Син егетләр кебек эшли аласың, минемчә», – димәсенме! «Яшь ленинчы», «Татарстан яшьләре»нә язып йөргәнемне беләләр иде инде университетта. Шулай итеп, уйламаганда-көтмәгәндә, Мөхәммәт абыйның җиңел кулыннан, «Ялкын» редакциясендә эшли башладым.

Соңрак әйттеләр инде. Баш редактор Роза апа Хафизова башта шикләнебрәк торган: «Бала гына бит әле! Катырак берәр сүз әйтсәң, елап җибәрмәс микән?» – дигән булган. Мине төп-төгәл 45 ел элек хәзерге «Татмедиа» бинасының 9нчы катына – «Ялкын» редакциясенә «Пионер тормышы» бүлеге редакторы итеп эшкә алдылар.

– Сезгә уңыш бик тиз елмайган!

– Әйе, әле студент кына идем бит. Июньдә диплом якладым. Редакциядә эшләүчеләрнең күбесе – язучылар. Роза Хафизова, Разил Вәлиев, Габделхәй Сабитов, Фәннур Сафин, Хәйдәр Гайнетдиновлар... Китаплар чыгаралар һәм, әлбәттә, редакциядәгеләргә бүләк итәләр. Разил абый Вәлиевның «Яшен тамыры» дигән яңа шигырь китабы чыккан икән. Һәркемгә үзенә генә туры килеп торган сүзләрен тапкан. Миңа: «Күрерсең син күп нәрсәләр. / Очрамас кемнәр генә?! / Тик онытма юл Башыңны – / Ялкынлы көннәреңне!» – дип язган. Кызык! «Ялкын»лы көннәр – минем эш була инде...

Хәзер менә искә төшерәм дә... Сер, шатлык, кызыклы вакыйгалар, иҗат белән тулы рәхәт дөнья, хыял утравы булган икән ул.

«Һәр язма кечкенә бер хикәя булсын»

– Шуннан, «журналистика» дигән дөньяда кайный башлагансыз...

– Командировкалы, «летучка»лы, слетлы, маршрутлы, пионер учаклы редакция тормышы башланды. Минем өчен «Ялкын» – дөньяда иң шәп журнал, анда эшләүчеләр дөньядагы иң талантлы кешеләр булып тоелды. Баш редакторыбыз Роза апа Хафизова: «Якын кешеләреңә сөйләгән кебек, гади тел белән язарга кирәк, һәр язма кечкенә бер хикәя булсын», – дип өйрәтте безне.

Миңа дигән өстәлдә – тау кадәр хатлар ѳеме (балалардан килгән хатлар, шигырьләр, әкиятләр, рәсемнәр), шуларга җавап язарга тиеш икәнмен. Һәркайсына күңел күтәрерлек сүзләр табарга, кечкенә генә уңышын да күреп алып мактарга, Роза апа әйткәнчә, балаларга «хөрмәтле» дип түгел, «кадерле» дип эндәшергә... «Кадерле Әлфия, исәнме!», «Азат энем, син мәктәбегез тимурчылары турында бик кызык итеп язгансың!..» дип, кулдан җаваплар язам шулай. Ә ул хатлар бер дә кимеми, көн саен йөзәрләп килә! Редакциягә капчыклап хатлар килгәнен күз алдына китерәсезме?!

Башкортстанның Кыргыз-Миякә районыннан Айдар Галимов исемле малай шигырьләрен җибәргән (ул киләчәктә җырчы Айдар Галимов булыр дип башыбызга да китермибез инде!) Чүпрәле районы Мунчали мәктәбе укучысы Рәмис Аймәтов, Чувашиянең Батыр районыннан Миңназыйм Сәфәров, Комсомол районыннан Ркаил Зәйдуллин, Актаныш районы Киров мәктәбеннән Ленарис Леронов (хәзер Ләбиб Лерон) матур шигырьләр язып тора...

Журналистика дөньясына кереп китүемдә роль уйнаган тагын бер шәхесне искә аласым килә. 5нче курста укыганда, Балтыйк буе республикаларына музей практикасына барган идек. Казаннан Ригага очтык, анда 5 көн тордык та, Таллинга киттек, аннары Ленинградка кайттык, Эрмитажларда йөрдек...

Таллинга барырга җыенгач, әни эстон язучысы Лилли Промет янына да кереп чыгуымны теләде. Ул әниемә хатлар яза. Сугыш елларында безнең авылга эвакуацияләнеп килгән булган, мәктәптә немец теле укыткан. Соңыннан безнең Байсар авылы, аның кешеләре турында «Деревня без мужчин» исемле роман язган. Әнигә килгән хат конвертындагы адресны яттан белә идем инде. «Таллин –12, Вабадузе, 69» дип кабатлый-кабатлый, дус кызым Камәрия белән Таллин урамнарыннан атладым. Күңелдә йөзләгән сорау кайнады. Ничек күрешеп, ничек сөйләшәсемне күзалларга тырышып карадым. Ничек эндәшермен? Үзебезчә «Лилли апа» дип әйтсәм инде... Ят кешенең менә шулай капылт кына килеп керүе сәер тоелмасмы? Ә ул әнә: «Кем сез?» – дигән карашы белән безгә төбәлгән. Русча исәнләшүем, Прометны ничек күреп була, дип соравым гаҗәпләнүен тагын да арттырды. «Чэм могу быит полэзной?» – ди. «Без – Казан университеты студентлары, музей практикасына килдек...» – дип сөйләп китсәм, һичнәрсә төшенмәячәк! Шунда тел очымнан бер тылсымлы сүз чыгып очты: «Мин – Байсардан!» Йөзе яктырып китте! Озак еллар күрмәгән туганын очраткандай кочаклап үбәргә тотынды. Без өйгә кереп пәлтәләрне салган арада, ул инде бөтенләй яңа бер кыяфәттә каршылады. Яшел күлмәк, затлы муенса, биек үкчәле яшел туфлиләр... Сокланып, эчтән генә «аһ» иттек! «Бездә кунакларны матур киенеп каршы алу гадәте бар», – ди.

Зур бүлмәдә өстәл янында сөйләшеп утырабыз. 2 сәгать вакыт сизелми дә үтә. «Халык болай да сугыштан җәфаланган, ашарга юк. Безне шундый җылы каршы алдылар. Гел суга он болгатып пешергән аш белән сыйлыйлар иде. Аларга ияреп, кырга эшләргә йөрдек. Илдә сугыш бара. Ә мин фашистларга карата ачу кайнаган балаларга немец теле укытырга тиеш! Шуграк малайлар: «Миңа кирәкми ул! Мин фашист түгел!» – дип тә ычкындыргалый. Миңа: «Апа, бу тел немец сүзләрен әйтерлек әйләнми бит», – дип акланалар. Миңа ничектер үз итеп «апа» дип эндәшәләр иде», – дип сөйли. Фатыйма исемле апаларда яшәвен, «аның улы Камил – иң беренче күзем төшкән егет иде, сугышта үлде, дигән хәбәре килде», – дип истәлекләргә бирелә. «Сезнең авыл янындагы тау артыннан һәрвакыт зур ай калка иде. Ул кайчагында саргылт-кызыл, кайчак алтын тәлинкә төсле була иде. Күпме дөнья гизеп, башка беркайда да андый матур айны күрмәдем», – дигән сүзләрен шигырь итеп кабул иттем. Әйтерсең, бу сүзләрне романның герое Кристина Лаев сөйли.

«Балалар журналисты – үзе бер профессия»

– Роза апа Хафизовадан соң, баш мөхәррир итеп Роза Туфитуллованы билгеләделәр. Ул килгәч, яңа тормыш башланды. Ул мине Мәскәүгә, ВЛКСМ Үзәк Комитеты каршындагы югары комсомол мәктәбенә (ВКШ) укырга, стажировка үтәргә җибәрде. Ул үзе бер мәктәп булган икән. Латвиянең «Пионерис» газетасы, «Драутс» журналы, Казахстанның – «Балдырган», Үзбәкстанның – «Гулхан», Эстония, Грузия, Украина, Азәрбайҗаннарның «Пионер», Татарстанның «Ялкын», Чувашиянең «Хатер пул» журналлары редакторлары бергә лекциядә утырабыз... Демократик яшьләр оешмалары, пионер матбугатының оештыру функцияләре, балалар журналистикасында үзгәртеп кору, дигән темаларга сөйләшәбез. Кайбер фикерләр, кагыйдә булып, күңелгә кереп калган: «Вожатый образы укытучыныкыннан мөһимрәк», «Тормышыбыздагы реформаны иң элек балалар күңелендә үткәрергә кирәк», «Балалар журналисты – үзе бер профессия»… «Вожатый», «Пионер», «Комсомольская правда», «Пионерская правда», «Учительская газета» редакцияләрендә мастер-класслар алабыз. Һәм ул аралашулар, тәҗрибә уртаклашулар, кайткач, үз эшләребездә чагыла.

Шуннан алган яңалыклар, акрынлап, «Ялкын»га да күчә барды. Мәсәлән, «балалар редколлегиясе» дигәнне Украинада чыга торган «Пионерия» журналы җаваплы сәркатибеннән ишеткән идем. Балалар журналы булгач, аларның фикер-теләкләрен беләсе килде. Шуны истә тотып, актив яза торган укучыларны редколлегиягә керттек.

– «Оялчан алма» дигән рубриканы да хәтерлим.

– Аны җаваплы сәркатип булып эшләгәндә кертеп җибәрдек. Гашыйк булып йөргән үсмерләр бөтен нәрсәне әниләренә, укытучыларына сөйли алмый бит. Янәшәңдә сине аңлаучы, хәлеңә керүче, нәрсә кирәген-кирәкмәгәнен җайлап кына күрсәтүче берәү булса, үз итеп киңәшләр биреп торса, яхшы булыр иде, дип уйладык. «Оялчан алма» дигән рубрика шулай туды. Гинеколог, психолог, төрле табиблар белән эшләдек. Яшүсмерләргә музыка, спорт, төрле темаларга бәхәсләр, маҗаралы әсәрләр ошый, алар мәхәббәт турында укырга ярата. Шушы 5 кагыйдәне истә тотып, журналда бөтенесен колачларга тырыштык.

Журнал чыгаруда яшүсмерләрнең үзләре дә катнашуын тели идем. Күзне йомып, тәвәккәлләп, журналның 4 битен, жәлләмичә, яшьләргә тапшырдым. «Кәеф» дигән сәхифәбез шулай туды. Сөмбел Гаффарова, Йолдыз Миңнуллина, Айрат Бик-Булатов, Раилә Сабировалар мәш килеп эшләде. Бик уңышлы булды ул!

Безнең укучылар кыю да, белемле дә булсын, бәхәсләрдә дә катнашсын һәм җиңеп тә чыксын, министрларга, Президентка сораулар да бирә белсен, дигән хыялны да тормышка ашыра башладык. Республиканың төрле районнарыннан актив яза торган талантлы кызларны-малайларны үсмерләр редколлегиясенә тупладык. Хәтерлим, иң беренче шундый очрашу Фәрит Мөхәммәтшин янында булды. Ул вакытта Фәрит Хәйруллович Татарстанның Премьер-министры иде. Ул елларда Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры булган Марат Әхмәтов, Матбугат министры Зилә Вәлиева, Яшьләр эшләре һәм спорт министры Марат Бариев, Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров белән булган очрашуларыбыз журнал битләрендә урын ала барды.

Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән очрашуга Кремльгә бардык. «Президент Сараенда, редколлегия утырышында» дигән язманы күпләр хәтерлидер, бәлки. Безгә нибары ярты сәгать вакыт бирделәр. Ә Минтимер Шәрипович һәр бала белән кул биреп күрешә, сораша. Кызык итеп үзенең балачагын сөйли. Матбугат җитәкчесе сәгатькә күрсәтә, ә мин... Утлы табада утырган кебек, бер – аңа, бер балаларга карыйм. Сорауларның очы-кырые күренми. Шулай итеп, ярты сәгатькә дип кереп, 2 сәгатьтән дә артык сөйләштек.

Минтимер Шәрипович журналыбызны укып бара икән! «Кәеф» сәхифәсен ул «Очкын» дип атарга тәкъдим итте. Үзенең мәктәптә ничек стена газетасы чыгаруларын сөйләп китте... Айрат Бик-Булатовның каралама-китабын күрде дә: «Китап итеп чыгарсак ничек була?» – ди. Без шат кына! Шулай итеп, Айратның беренче китабы чыкты.

Сөмбел Гаффарова да – безнең өчен табыш. Инде редакциянең тәмам үз кешесенә әйләнде, дигәндә генә, «Төркиягә бер елга укырга китәм», димәсенме! «Минем урынга Йолдыз Миңнуллинаны алып торыгыз», – ди. «Йолдыз мәктәптә генә укый бит, ничек эшкә алыйм?» – дим. «Апа, яза ул. Фикерләве көчле, белемле дә», – ди Сөмбел һаман. Йолдызны чакырдым. «Кәеф»не аңа тапшырдым. Бәйләнергә тырышып карыйм, юк, барысы да камил Йолдызның: фикерләве дә, белеме дә, грамматикасы да. Шулай итеп, Йолдыз да коллективка кереп китте. Кызларның идеяләре ташып тора иде! Журналның юбилеена әзерләнеп йөргәндә, махсус автостоп белән барып, «Ялкын» әләмен Татарстанның иң биек ноктасына – Бөгелмә районындагы Карабаш бистәсе тауларына кадап кайттылар!

2004 ел. «Ялкын»ның юбилее. Казанда бәйрәм итсәк тә, Мәскәүгә дә барырга теләк туды (чөнки журнал, «Октябрь баласы» дигән исем белән, нәкъ менә Мәскәүдә чыга башлый). Татарстанның Мәскәүдәге Вәкаләтле вәкиллегендә дә, Асадуллаев йортында да булдык, 1186нчы этно-мәдәни татар мәктәбе укучылары белән очрашулар үткәрдек.

Тагын әле шундый журналистика да бар – Президент турында яза торган. Кремльдә ниләр булган, башка илләрнең корольләре, әмирләре, президентлары белән нәрсә турында сөйләшкәннәр... Дәүләт башлыгын һәртөрле визитларда озатып йөри андый журналист. Властьның иң югары даирәләренә үтеп керә алган андый журналистлар күп түгел. Алар җыенысы бергә «Кремль пулы»н тәшкил итә. Мәскәүдә «Комсомольская правда»да эшләүче шундый журналист Александр Гамов белән дә очраштык әле.

Ул сөйләгәннәр кызыклы фильм кебек күз алдыннан үтә. Кремль тормышы, пул журналистларының аралашу кагыйдәләре, Ельцинның сайлау алды турнесы, Путин белән тау чаңгыларында шуу, Президентның 3000 метр биеклектән сәгатенә 100 километрдан артык тизлек белән төшүе, Путин килгәч, эш стиле үзгәрүләр («Президент тәүлегенә 20 сәгать эшли. Ул тәүлекләр буе ашамый да йөрергә мөмкин... Безнең мәкаләләрнең язылышы да үзгәрде. Хәзер бездә эчке «цензор» бар...»). Менә шул!

«Үзебезнең казанда гына кайнамадык»

– Эльмира апа, тыңлап торам да, мәктәп укучылары булуларына карамастан, җитәкчеләр аларны яшь хәбәрче, журналист итеп кабул иткән. Ул вакытта журналист кешегә мөнәсәбәт тә икенче булган кебек...

– Әйе, килешәм. Кайчак елыйсылар килә, 90нчы еллардагы журналистика артта калды кебек. Болар – балалар дип, яратып, редакциябезгә ышанып карыйлар иде. Балаларыбыз белән очрашудан соң, зур җитәкчеләр, аерым бер җылылык белән: «Рәхәт, ихлас сөйләшү булды», – дип әйтәләр иде.

Аннан соң, бу еллар – «Алтын каләм» фестиваленең шаулап торган чагы. 20 еллап мин анда жюри әгъзасы булдым. «Алтын каләм» аша без журналистикага мәхәббәт уята алдык. Ә ул дөньяда кайнау миңа бер импульс бирде.

– «Ялкын»ны сагынасызмы?

– Һаман да! Уйлап карасаң, бездән әллә кемнәр чыккан икән: Альбина Насыйрова (Мөхәммәтшина), Гөлназ Сәфәрова, Илгиз Мөхетдинов, Энҗе Ибраһимова, Линар Закиров, Гөлнара Җәлилова, Айсылу Галиева, Рамилә Моратова, Зөлфәт Зиннуров, Айсылу Имамиевалар... Бер санда мәктәп укучысы, хәзер атаклы опера җырчысы Аида Гарифуллина постерда чыкты! Эльмира Кәлимуллина, Марат Фәйрушиннар... Бөтенесе шәхес булып үсеп җитте, шөкер.

– Яшьләр белән уртак тел табу җиңел булдымы? Язганда да яшьләрчә уйлап, күзаллап, фикер йөртергә, алар телендә язарга кирәк бит әле.

– Яшьләр белән уртак тел табуга ирешә алдым. Барып чыкты. Аралашу даирәсе дә булышкандыр, дим. Үзебезнең казанда гына кайнамадык. Бик күп газета-журналларны алып, укып, өйрәнә идек. Редакциягә дә яшьләрне җәлеп иттек, алар белән үзебезне коллегалар кебек тота идек. «Алтын каләм», «Сәләт», «Сөембикә варислары», «Лидерлар мәктәбе»... Әллә кайларда кайнадык! 16 ел баш редактор булып эшләү дәверендә уңышларыбыз да сөенерлек булды. Эшләребезне югары бәяләп, журналга язучыларның Алиш премиясе тапшырылды, Республиканың Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты булдык, Россия матбугатының Алтын фондына кердек, берничә тапкыр Татарстан журналистларының «Бәллүр каләм» премиясе лауреаты дигән исемгә лаек булдык.

– Яшь каләм ияләрен эзләп йөрү проблема булмаган алайса.

– Алар бер-берсеннән күреп, ярыша-ярыша яза иделәр. Гонорар да түли идек әле. Хезмәт кенәгәмдә 33 ел буена бер генә эш урыны – «Ялкын» редакциясе генә иде.

2011 елда «Сөембикә» журналына әдәби редактор итеп чакырдылар. Уйладым да ризалаштым. Яшем, тәҗрибәм белән, мин инде балалар, яшьләр дөньясыннан җай гына әниләр, хатын-кызлар галәменә күчәргә әзерлекле идем. «Сөембикә» – минем өчен үзе бер дөнья. Бездә бик матур, талантлы журналистлар эшли, һәркайсы кызыклы шәхес. Бу көннәрдә журналның 110 еллык юбилеен каршыларга әзерләнеп йөрибез.

«Ялкын» – яшьлегем, «Сөембикә» – хатын-кыз булып өлгерүем»

– Ирегез Илдар абый Закиров – шулай ук журналист. Гаиләдә ике журналист булгач, бер-береңне аңлап яшисеңдер ул?

– Әйе, безгә бу дөньяны аңлау җайлырак. Ул – «Комсомолец Татарии» газетасында, мин «Ялкын»да эшләгәндә таныштык. Икебез дә бер көнне туганбыз. Икебез дә яшьләр матбугатында эшлибез. Туебызда да ике редакция журналистлары бәйрәм итте. Ә Римма Ратникова тамада булды! Күңелле вакытлар... Сәяхәтләр яратабыз. Журналистикага кагылышлы китаплар җыю да – безнең хобби. Хәзер өйдәге андый китап-журналлар – үзе бер китапханә!

Илдар рус телендә яза, соңгы вакытта үзәк матбугатта, федераль газеталарда эшләде. «Сельская жизнь» газетасының Татарстан буенча үз хәбәрчесе булды. Журналист булгач, төнгә кадәр дә каласың, командировкаларга да чыгып чабасың. Безнең тормыш өчен бу – гадәти хәл.

Улыбыз Алмаз 2нче татар гимназиясендә укыды, Казан педагогика институтының чит телләр факультетын тәмамлады. Балачактан ук журналистикага тартылды. Мәктәптә укыганда «Ялкын» журналы, «Сабантуй» газетасында язмалары чыга иде. Татар телендә камил сөйләшә. Аннан тыш, рус, инглиз, немец, төрек телләрен дә белә. Рәсем ясарга ярата, фотолар төшерергә дә хирыслыгы бар. Спорт белән актив шөгыльләнә. Алмаз бәлеш, бәрәңге тәкәсе һәм пылауны шәп пешерә!

– Хәзер «Сөембикә» журналы редакциясендә эшлисез. «Сөембикә» редакциясе дә «Ялкын» кебек үк якынмы сезгә? Икесе турында да: «Бу – минеке», – дип әйтә аласызмы?

– «Ялкын» – минем яшьлегем. Тормышта үз эшен, үз урынын тапкан укучыларыбызны күреп: «Бераз гына булса да өлешем тиде бит», – дип уйлап куям. Рәхәт булып китә. «Сөембикә» – хатын-кыз һәм әни булып өлгерүем. Аудитория дә башка – мәктәп балалары белән түгел, зур кешеләр белән аралашасың. «Тормыш кагыйдәләре», «Бер җыр тарихы», «Милләттәш», «Уңыш серләре» дигән сәхифәләрне әзерләргә, әдәбият-сәнгатькә кагылышлы темаларга язарга яратам.

– Тираж кимү мәсьәләсен сорамыйча кала алмыйм...

– Мин эшкә килгәндә, «Ялкын» журналының тиражы 80 мең булган чаклар бар иде, дип сөйләделәр. Тиражы ел саен кими барды. Мин эшләгәндә 10-20 мең булды. «Азат хатын» журналы берара 400 мең тираж белән чыккан. Космос! Шаккатмалы сан! Хәзер хәлләр башкачарак.

Почта бәяләре арта тора. Элек журналларны татар халкы яшәгән төбәкләрдә, Урта Азия республикаларында күпләп алдырганнар. Союз таркалды, Үзбәкстан, Казахстаннар аерым дәүләткә әйләнде. Интернет колач җәйде, күбесе матбугатны укымый, интернеттан гына карый, социаль челтәрләрдә утыра. Конкуренция дә үзен сиздерә: хөкүмәтнеке булмаган шәхси газеталар артып китте. Авылда мәктәпләр ябыла, татар теле дәресләре кысрыклана...

Озын текстлар ялкыта, диләр. «Диагональ» буенча гына укыйлар... Чынлап! Үзебез дә шуңа ияләшә барабыз. Кайбер басмалар ябыла. Мәскәүдә дә шул ук хәл: кайчандыр илкүләм популяр булган журналлар да тираж җыя алмый. Мин белгән сәбәпләр шулар. «Китап-журнал уку кире әйләнеп кайтачак, кәгазьгә басылганны уку – үзе бер ләззәт», – дигән оптимистик фикерләр йөрәккә сары май булып ята, әлбәттә! Бирсен Ходай, дисең.

«Кешеләрне укымаска өйрәтеп бетерәбез кебек»

– Яшь журналистларга Сездән киңәш ишетәсе килә.

– Кайчак шаккатып утырам – шулкадәр күп хаталар белән язалар. Язучыларны, тарихны белеп бетермиләр, билгеле кешеләрнең исемнәрен, вазифаларын белмиләр. Яшьләргә белем эстәү җитми. Газеталарны юк-бар белән тутырудан, гайбәт дәрәҗәсендәге язмалардан («фәлән артистның баласы туган», «ул җырчы шундый ризык ярата икән» һ.б.) ерак китә алмыйлар. Аннары, игътибар итсәң – барлык басмаларда да һаман шул бер үк кешеләр! Шоу. «Тәмле» журналистика түгел бу. Аналитика юк, проблемалы язмалар сирәк. Халыкны укымаска өйрәтеп бетерәбез кебек тоела. Тирән эчтәлекле язмаларны укый алмый башладылар бит. Аның өчен белем дә, әзерлек тә кирәк.

Культура, журналист этикасы дигән әйбер дә борчый. Буш, кызыксыз сораулар биреп әңгәмәдәшеңне ничек ачмак кирәк?! Минемчә, журналист интервьюларына ныклап әзерләнергә, әңгәмәдәшен кузгатырдай, аны бөтенләй яңа яктан ачып җибәрердәй сораулар бирергә, очрашуга барганчы, героен җентекләп өйрәнергә тиеш. Ул көтелмәгәнчә, яңача ачылсын!

Элеккеге елларда журналистларны Мәскәү, Петербург редакцияләренә җибәрү була иде. Өйрәнеп, тәҗрибә туплап кайталар, офыклары киңәя. Үзе бер мәктәп бит ул! Исемнәре билгеле атаклы журналистлар мастер-класслар уздырсын иде. Фикерләре, язу стиле, эш тәртибе... Барысы да кызык. Бүгенге көндә журналистларга тәҗрибә алмашу, аралашу җитми. Журналистлар бер-берсенең язмалары белән танышып бармый, һәркем үз казанында кайный, нәтиҗәдә, анда да, монда да – бер үк вакыйгалар, бер үк геройлар...

Мин күзаллаган журналистика башкачарак. Журналист, профессия булудан бигрәк, яшәү рәвеше ул. Познер белән тулысынча килешәм. Журналист эше миңа дөньяда иң шәбе тоела! Син – һәрчак яңалыклар, вакыйгалар үзәгендә. Син – туктаусыз эзләнүдә. Ерак юллар, кызыклы кешеләр белән очрашу-аралашулар, редакциядә генә була ала торган үзенә бер мохит. Берничә шәп юл язар өчен, 3 тәүлек буе йокламау турында ишеткәнегез бармы? «Трое суток шагать, трое суток не спать ради нескольких строчек в газете...» дигән җыр безнең турыда инде ул. Таң буе йокламыйча язып, соңгы ноктаны куйгандагы рәхәтлекне инде бернәрсә белән дә алыштырып булмый!

  • Эльмира Мизхәт кызы Закирова – 1955 елның 19 декабрендә Актаныш районы Иске Байсар авылында укытучылар гаиләсендә туа. 1978 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. 1978 елның 20 мартыннан «Ялкын» журналында – редактор, 1986 елдан – җаваплы секретарь булып эшли. 1995 – 2011 елларда «Ялкын» журналының баш мөхәррире. 2011 елдан – «Сөембикә» журналының әдәби мөхәррире. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы. Татарстан журналистларының «Бәллүр каләм» иясе. Ире – журналист Илдар Закиров. Уллары Алмаз – КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Уку-укыту үзәге җитәкчесе.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100