Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Сөләйманованың җырларын яратучы аның истәлегенә шигырь язган: «Дүрт ай бүген»

news_top_970_100
Эльмира Сөләйманованың җырларын яратучы аның истәлегенә шигырь язган: «Дүрт ай бүген»
"Татар-информ" архивы

Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманованың вакытсыз арабыздан китүенә 4 ай булды. Аның тугры тамашачылары бу хәл белән һаман да килешә алмый. Сагынуларын шигырь юлларына салучылар да күп.

Рафис Бәхтияров яраткан җырчысын сагынып шигырь язган. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасының сайтында хәбәр ителә.

4 ай бүген

Сагынабыз сезне, Эльмира апай,

Бик тә кыен безгә сез булмагач.

Иртә киттегез безнең арабыздан...

Йөрәк түренә тирән яра булып калды

Безнең өчен сезне югалту.

Уңга карап еласак та, сулга карап еласак та

Булмый бары тик сезне кайтарып.

Үткәннәргә булмый кайтып, анда ябык юллар.

Безнең күңел кошыбыз идегез сез.

Сезнең тылсымлы тавышыгыз, җырларыгыз

Үтә күңелгә, күз яшьләрен агызып.

Йөрәк түребездә сез безнең мәңгелеккә,

Тормыш юлы бармый икән бертигез.

Алып китә якын кешеләрне уйламаганда,

Ышанырлык та түгел сезнең юклыкка.

Кышы үтеп, җитә язы, арттан куып килә җәе, көзе...

Тик бары сезнең генә юклык борчый безне.

Еллар үтәр бер-бер артлы,

Акмас кире сулар, кайтмас инде тормыш артка.

Бертуктамый чабар гомер аты,

Сезнең генә булыр һәрвакыт яшегез кырыкта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100