Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Сөләйманованың яңа җыры турында: «Кем уйлаган бу җыры үз балаларына кагылыр дип»

news_top_970_100
Эльмира Сөләйманованың яңа җыры турында: «Кем уйлаган бу җыры үз балаларына кагылыр дип»
социаль челтәрләр

Бүген җырчы Эльмира Сөләйманованың арабыздан киткәненә төгәл 1 ай булды. Вафатыннан соң да җырчының социаль челтәрдәге сәхифәсе тынып тормый. Тамашачылары анда Эльмира турындагы якты хатирәләре белән уртаклаша, аның концертларыннан видеолар куя. Төркемнең администраторы Алсу Хәсәншина бу көннәрдә анда Эльмираның 2021 елда яздырылган җырын урнаштырган.

«2021 елда әлеге җырның өзеген генә куйган булганбыз. Тулысы белән, нигәдер, куелмыйча калган. Җыры бик авыр булса да, мәгънәле җыр. Барлык мәрхүмә әниләргә дога булып барсын. Эльмирабызның рухы шат булсын», – дип шәрехләгән ул җырны. «Әнкәйсез йорт»ның сүзләрен Венера Шәрәфисламова, көен Зарема Әюпова язган.

«Битем буйлап агып төшә

Күзләрдән тамган яшем.

Юк шул инде, өйгә кайтып,

«Әнкәй» дип дәшәр кешем…

Әлеге җыр Эльмираның тыңлаучыларының үзәген өзгән. Үзе дә 2 сабыен ятим калдырып китеп барган Эльмира турында алар: «Кем уйлаган, бу җыры үз балаларына кагылыр, дип, Ходаем. Авыр туфрагы җиңел булсын, караңгы гүрләре якты булсын»;

«Бу җырны башкарганда, үз балаларыма да кайгы тияр, дип уйламаган шул… Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен барысына да»;

«Кызы белән улына өйгә кайтканда әниләре каршы алмау, «әни» дип әйтерлек кешеләре булмау бик авырдыр. Нәкъ җырдагы кебек. Тыныч йокла, кадерлебез», – дип язалар.

Эльмира әлеге җырын иң беренче итеп Зөлфия Тимербаева дигән дустына җибәргән булган. «Әниеңә багышлыйм. Мәйсәрә апага дога булып барсын», – дип язган иде. Урыннарың җәннәт түрләрендә булсын, дустым. Бигрәк иртә китеп бардың, йөрәкләрне әрнетеп», – дип искә алган аны дусты комментарийларда.

«Җаныем, миңа да ватсап аша җибәргән иде бу җырны. Бер концертында сорап җырлаттым. Җырлады җаныем. Урыннары оҗмахта булсын иде инде», – дигән Лилия Исмәгыйлева.

«Үзәкләрне өзә һәр башкарган жырың. Якын кешебез, моңлы сандугачыбыз, нык авыр. Үзеңә кагыла, бик сагышлы бит синең бу җырларың. Онытмыйбыз... Юксынабыз»;

«Бигрәкләр дә матур, чибәр идең. Ә моң! Сүз дә юк, һәр җыры үзәкләргә, йөрәккә үтеп керә. Әлегәчә ышана алмыйм аның китеп баруына. Әнисенә, балаларына, иренә, якыннарына бик зур югалту. Бер көнем узмый аның җырларын тыңламыйча. Яратабыз, мәңге йөрәкләрдә калырсың, Эльмира», – дип яза  башкалар да. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100