Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Сөләйманованың Яңа ел тамашасындагы соңгы чыгышы

news_top_970_100
Эльмира Сөләйманованың Яңа ел тамашасындагы соңгы чыгышы

Бүген «Мәйдан» каналы Эльмира Сөләйманованың Яңа ел тамашасы өчен төшкән чыгышын күрсәтте. «Шәһри Казан» журналисты, «Мәйдан» телеканалы PR белгече, сценарист Эльвира Шакирова әйтүенчә, тамаша өчен чыгыш 29 ноябрьдә төшерелгән булган.

«Эльмира кәефсез иде. Әллә каушады, әллә борчылды, әллә чирләде, әллә депрессиядә иде... Кулларыннан тотып утырдым. «Кулың салкын, туңмыйсыңмы?» – дип сорадым. Бөтен җырчылар җырлап бетергәч кенә иң соңгы булып җырлады ул... Бу чыгышы гомерендә соңгысы булыр дип кем уйлаган...» – дип искә ала бу хакта Эльвира Шакирова.

Чыгышы алдыннан «Мәйдан» алып баручылары уен уйнарга тәкъдим итә: һәркем карточкалар ала, анда берәр хайван исеме язылган. Алар шушы хайван чыгарган тавыш белән берәр җырны көйләп күрсәтергә тиеш, калганнар нинди җыр икәнен әйтә. Эльмира уенда игътибар белән катнаша, башкаларга кушылып көлә, әмма аның кәефе юк икәне күренеп тора. Эльмираның үзенә «сарык» сүзе эләгә, ул «мә-мә» дип «В лесу родилась елочка» җырын көйләп күрсәтә. 

Уеннан соң Эльмира Сөләйманова «Балаларым» җырын башкара.

«Бу хәбәрне ишетү бик авыр булды. Соңгы минутка кадәр ышанмадым. Алмаз @almazrakhim_bayan белән сөйләшкәч, моның дөрес булуы ачыкланды, әмма йөрәк барыбер кабул итми. Бик кызганыч. Алма кебек ике баланы калдырып, 40 яшендә китте дә барды...» – ди Эльвира Шакирова.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100