Узган ел 11 июнь көнне мәрхүмә җырчы Эльмира Сөләйманова үзенең туган ягы – Аксубай районы Иске Ибрай авылы Сабан туенда чыгыш ясаган булган. Быел да, башка популяр җырчылар мәйдан биләүгә карамастан, (Иске Ибрай авылына Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисовалар килде) Сабан туенда авыл халкы Эльмираны бик юксынган. Җырчының якты истәлегенә алар Эльмираның «ВКонтакте»дагы төркеменә узган елгы чыгышларының видеоларын, фотоларын юллаган.
«Үзем төшергән идем, кем белгән бит шул күрешү соңгысы булыр, дип. Ә быелгы Сабан туенда Эльмирабыз юк инде. Ышанып булмый һаман да. Йөрәк әрни», – дип шәрехләгән аларны видеоларны төшергән авылдашы.