news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эльмира Сөләйманованың исән чагында башкара алмый калган җырын чыгарганнар

news_top
Эльмира Сөләйманованың исән чагында башкара алмый калган җырын чыгарганнар
Фото социаль челтәрдән алынды

Бүген, 5 февраль көнне, Татарстанның атказанган җырчысы Эльмира Сөләймановага 43 яшь тулган булыр иде.

Җырчының туган көне уңаеннан, якты истәлегенә багышлап, «Татар радиосы» аның үзе исән чакта яңгырамый калган эксклюзив җырын тәкъдим итте.

«Авылым каеннары» җырының көен Ильмира Нәгыймова, сүзен Ләйсән Гайнетдинова иҗат иткән.

Җырчыны бүген «ВКонтакте» сәхифәсендәге төркемендә дә искә алалар.

«Күңел кошыбызның туган көне бүген. Догада булыйк, дуслар. Бары тик дога кирәк аңа. Мәрхүмәнең урыны җәннәттә, рухы шат, караңгы гүрләре якты булса иде. Туганнарына, гаиләсенә сабырлык телибез», – диелә анда.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 5 февраль 2025
    Исемсез
    Эх, Эльмира, шундый мон,лы иден, син. Буген син,а 43 яшь тулыр иде... Ташлап киттен, безне мон,лы сандугачыбыз. Тыныч йокла, син мэн,гегэ безнен, йорэклэрдэ🤲🏻
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар