Эльмира Сөләйманова: «Халыкка синең тере тавышың кирәкми»
«Дәнифкә рәхмәт, ул мине алып бармаган булса, шунда кибеттә утырыр идем инде», – дип сөйләгән булган җырчы Бакалы телевидениесенә.
Вакытсыз арабыздан киткән җырчы Эльмира Сөләйманова белән Башкортстанның Бакалы телевидениесе әзерләгән «Эксклюзив интервью» эфирга 2018 елда чыга. Әңгәмәне Илгизәр Хөсәенов алып бара.
– Традицион сораудан башлыйк әле әңгәмәне, кайда тудыгыз, кайда үстегез?
– Мин Чаллыда тудым, шунда яшим. Гаиләм шунда. Казанда эшлим. Бүгенге көндә гастрольләрдә Башкортстанда.
– Җырчы булып китү – балачак хыялымы? Гаиләгездә җырчылар бармы?
– Без әни белән генә үстек. Әти – бик яхшы баянчы. Аларның гаиләсе дә җырчылар. Әни дә бик матур җырлый, әби дә. Шуннан килгәндер инде ул тавыш. Бәләкәйдән үк, балачактан җырчы буласы килде. Мәктәп белән бергә музыка мәктәбен бетердем. Аннан киттем Казанга, тик институтка керә алмадым, чөнки фортепьяно, пианино дигәнне белмим мин, баян классын бетердем. Баян анда ул вакытта беркемгә кирәкми иде. Керә алмагач, кире кайтып киттем Чаллыга. Әнинең сеңлесе һөнәри училище бетереп, бик яхшы повар булып киткән иде, ярый, поварга булса да керермен инде, дип уйладым. Чөнки октябрь ае, экзаменнар беткән, беркая да керә алмыйсың. Ләкин һөнәр училищесында бары тик кассирга гына калган иде бер урын. Бер шарт куйдылар миңа, аттестатыңда бер «3» тә булмасын, диделәр. Мин «4», «5» билгеләренә генә укый идем, Аллага шөкер, дип, кердем, 3 ел укыдым. Аннан кибеттә 10 ел кассир һәм өлкән кассир булып эшләдем. Менә 10 ел минем стажым бар кибет-сәүдә өлкәсендә.
Җырны туктатмадым. Кибеттә дә эшли идем, кичкә концертлар белән чыгып китә идек. Мәрхүм Ринат абый Гобәйдуллин җитәкчелегендәге «Сердәш» ансамбле Чаллыда бик популяр иде. Аннан Резеда Шәрәфиева, Равил Галиевләр чыкты. Ришат Шәйхетдинов белән эшләдек 2 ел. Аннан соң инде мине Дәниф Шәрәфетдинов, Хәния ападан рөхсәт алып, төркеменнән киткәч, «диңгезгә киттем, әйдә минем белән» дип, үзе белән чакырды. Дәниф белән 2 ел эшләдем, аннан «Барс Медиа» компаниясенең «Йолдызлар фабрикасы» турында ишеттем. «Әллә үтәм, әллә үтмим – бармыйм», – дип уйлаган идем, Дәниф мине орыша-орыша китерде. Күрсәгез минем анда калтырап төшүемне! Анда бит йолдызлар утыра, ә мин – бөтенесе шикелле үк бер гади бала. Шунда уздым. Алар 1 айдан, «Эльмира, син III турга эләктең», тагын 1 айдан, «Эльмира, II турга үттең», «син ярымфиналда» дип хәбәр бирделәр. Шулай финалга эләктем.
2005 ел иде ул. «Татар җыры»нда финалист булып катнашырсың, диделәр. Ул вакыт «Татар җыры» 2 көн бара иде. Башта яшьләр, аннан кем уза, 2 көнне котлаулар белән легендалар – йолдызлар. Миңа беренче көн чыгыш ясыйсы. Миңа бит инде бу – зур бәхет! Акчасыз, атасыз, укусыз – бернәрсәсез, бер кешесез. «Барс Медиа»га зур рәхмәт, чыгардылар, кеше иттеләр. Дәнифкә рәхмәт, ул мине алып бармаган булса, шунда кибеттә утырыр идем инде мин.
Контрактка әле кул куймаган идем, бәбигә уздым. 2006 елда кызым туды, Диана. Ике балам бар: Диана, Артем. Ник урыс исемнәре, дигәндә, ирем урыс, шуңа ике якка да туры килә торганрак исем булсын, дидем.
– Иптәшегез сәнгать кешесеме?
– Юк, иптәшем Таттелекомда эшли, бүлек җитәкчесе. Җыр буенча абсолют ноль.
– Үзенә кирәкне аңлыймы?
– Бер сүз аңламый. Хәер, үзенә кирәктә аңлый. Иптәш кызларым килгәндә, чәй эчкәннән соң, икенче көнне, «нәрсә, мине сөйләдегезме» дип әйтеп куя ул. Аңлый, 20 ел яшәп инде...
– Эльмира, сездә үзенчәлекле тавыш. Халык сезне шуның өчен ярата. Шулай булуга карамастан, артистлар күбәйдеме, телевизордан карыйлармы – концертка аз йөриләр. Нәрсәдән дип уйлыйсыз?
– Бер ел элек без ярты зал – тулы зал эшләдек. Ә быел инде берничә «отмена» булды. Концертлар күп, өсте-өстенә концерт. Ул мескен халык 10 меңлек хезмәт хакын кая гына куйсын? Баласын ашатсынмы, бөтенебездә кредит, шуны түләсенме, әллә яраткан җырчысына барсынмы? Ә бит тегесе дә ошый, монысы да – халык кемгә генә ярылсын? Ә артистлар көннән-көн күбәя. Җырлый беләсеңме, юкмы – хәзер халык аңлый: кем үзе җырлый, кем үзе җырламый. Ләкин соңгы вакытта минем фикерем – халыкка синең тере тавышың кирәкми. Ярты артист фонограммага кычкырып сикереп йөри. Аны халык аңламый, дип әйтимме... Әллә халыкка җырчы кирәкме? Була шундый хәл дә, радиодан җырчының җырын тыңлап ишетәсең бит, монда сәхнәгә чыга да, «И балам, фонограммага гына җырласаң, кеше куркытып йөрмәсәң, әйбәтрәк булыр иде», – диләр.
Концертлар күп. Хәзер бөтен концертны төшереп алалар да телевидениегә куялар. Хәзер халык, телевизор каршына утырып, шушы концертыңны карый ала. Ләкин телевизорда концерт һәм сәхнәдәге концерт – бер түгел. Съемка булганда, үзеңне бүтәнчә тотасың. Монда син халык янына да барып җырлыйсың, әллә нинди ситуацияләр була анда. Тере тавышка барган концерт һәм телевизордан булганы бик нык аерылып тора.
– Безнең Бакалы тамашачысы ерак авыллардан да концертка киләләр. Андый тамашачыга җырлавы да рәхәт.
– Бакалы халкы – бик тырыш халык, бик гади халык. Алар башта оялып торалар, аннан соң, концерт беткәндә, 3 сәгатьлек концерт куябыз, сикерә-сикерә бии башларга да мөмкин. Бакалы халкы – шәп халык.
– Безнең Бакалы халкына теләкләрегез?
– Бакалы тамашачысына иң изге теләкләремне юллыйсым килә. Ходай сезне исәнлектән аермасын. Корычтай исәнлек булсын. Аяк-кулларыгыз сызламасын. Утларыгыз янып торсын, газларыгыз сүнмәсен. Концертларга йөрергә акчаларыгыз булып торсын. Бай булыгыз, туганнар! Олыгайган көндә балаларыгыз сезне кулларында гына күтәреп йөртсеннәр! Бакалы халкы, без сезне яратабыз!