Эльмира Сөләйманованың әтисе турындагы җырланмыйча калган җырын башка артист башкарачак
Айгөл Закирҗанова мәрхүмә җырчы Эльмира Сөләйманованың җырланмыйча калган җырын үзенә алып яздырган. Әтиләргә багышланган «Булмады» дигән җырны кечкенәдән әтисез үскән Эльмира Сөләйманова үзенә якын тема булганга башкарырга теләгәндер, мөгаен. Айгөл Закирҗанова аны Эльмираның якты истәлегенә багышлап, тиздән җырчы хөрмәтенә уздырылачак концертта башкарачак.
«Бу җырны, исән булса, яраткан җырчыбыз Эльмира Сөләйманова башкарган булыр иде. Кызганычка каршы, җыр эшләнелмичә калган.
Мин аңа матур аранжировка ясатып, баян куштырып, тавыш яздырып, берничә көннән сезгә тәкъдим итәчәкмен.
Бу җыр Эльмира апаның якты истәлегенә багышлансын, рухы шат, урыны оҗмахта булсын иде», – дигән Айгөл.
Җырның авторы Венера Мәхмүтова үзенең сәхифәсендә җырның дөньяга килү тарихы белән таныштыра. Очраклы рәвештә урамда юлыккан бер күренеш авторны кулына каләм алырга мәҗбүр иткән.
«Юлдан барганда, кечкенә бер кызчык сукмак кырыена басып, як-ягына каранып тора иде. «Бәләкәчем, кемне эзлисең? Кемне көтәсең?» – дип сорадым мин.
«Әтине», – диде кыз.
Югалды микәнни бу бала дип, куркуга калдым..
«Әтиең белән кая бардың соң? Кая китте соң ул?» – дип сораулар яудыра башладым мин.
«Мин әтине көтәм, ул китте...» – диде кыз. Сабыйның сагышлы күзләрендә – өмет чаткылары...
Аптырап, барасы җиремне дә онытып, аның янында басып торуымны дәвам иттем..
Щулчак борчуга калган бер хатын йөгереп килеп: «Кызым, тагы шушында килдеңме, килми ул, дидем бит инде мин сиңа», – дип, кызын күкрәгенә кысты…
Күзләрендә әйтеп бетергесез, аңлата алмаслык авыр халәте кайнар яшьләр арасында чагыла иде.
«Яшьли кияүгә чыктым, хыянәтне кичерә алмадым, аерылдык... Баласының бар икәнен дә белми яши, ә бала көтә, сабый күңелен нишләтеп була соң. Аңлатып та карыйм инде», – дип өзгәләнде хатын, мин сораганны да көтмичә.
Хәер, алай төпченергә кыенсынган идем үзем дә...
Ә бит җирдә, уйлап карасаң, шундый сабыйлар бихисап...
Төрле язмышлар, төрле сәбәпләр... Аерылышулар булып тора. Ләкин бер әйберне аңлый алмый күпләр. Бала бит алар баласы булудан туктамый. Кечкенәме ул, зурмы, бала аларның тормышында уртак. Хисләр бетә, мөнәсәбәтләр бетә, юллар аерыла, башка ярлар белән яңа тормышлар башлана. Ләкин бала белән тоташтырып торган җепләрне өзәргә бер атаның да хакы юк. Әгәр дә ул үзен чын ир-ат дип саный икән, чыннан да чын ир-ат була белсен, йөрәгендә булган ата мәхәббәтен башка хисләргә алыштырмасын. Ата тормышында баланың үз урыны бар. Ул ир яңа гаиләсе өчен дә моны аңлата торган юллар эзләргә, табарга тырышырга тиеш...
Ташлап киткәч, тормышыннан сызып атып, сабый йөрәгенә гомерлек җәрәхәт салганын һәр ата аңлап яшәсен иде. Еллар узгач кына моны аңлап үзгәртергә теләгәннәр ялгышмасын! Гафу сорарга беркайчан да соң түгел, дип… Соң түгел.. Ләкин сабый чактан ук күңелендә сакланган истәлекләрдән, мөнәсәбәтләрдән нәрсә туплана соң? Шул тупланманың нигезенә ни салына? Нәкъ тә менә шунысы мөһим түгелме? Уйлан син дә, Ата кеше… Шундый уйлар белән юлымны дәвам иттем», – дигән ул.
Венера ханым җырның Эльмираның тормышына кагылышлы җыр булуын да билгеләп үткән. «Кызганыч, үзенә җырлау насыйп булмады… Айгөлнең моңлы тавышы аша җыр күпләр күңелен яулап алыр, дигән өметтә калам», – ди ул.