Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Сөләйманованың әнисе: «Нык авыр, йөрәк әрни... Көн дә елыйм...»

news_top_970_100
Эльмира Сөләйманованың әнисе: «Нык авыр, йөрәк әрни... Көн дә елыйм...»

2 октябрь көнне Чаллыда мәрхүмә җырчы Эльмира Сөләйманова истәлегенә зур концерт узды. Җырчының әнисе Фирдания ханым, артистларга рәхмәтләр белдереп, бәлешләр пешереп алып килсә дә, әлеге концертны карый алмады. Аның якыннары, баласының үлемен берничек тә кабул итә алмаучы Фирдания апаның кан басымы күтәрелер, дип борчылды.

Чарага балалары белән Эльмираның тормыш иптәше Дмитрий, энесенең хатыны Дилүсә һәм башка туганнары килгән иде.

Кызының зур залларны тутырып килгән тамашачысына, концертны оештыручыларга Фирдания ханым кызының «ВКонтакте»дагы рәсми төркемендә, администраторы Алсу аша рәхмәт сүзләре җиткергән.

«Минем кызымны яратып, хөрмәт итеп килгән өчен, Аллаһының рәхмәте яусын сезгә. Аллаһ Тәгалә үзегезгә меңләтә кайтарсын! Бала хәсрәтен беркемгә дә язмасын…

Кызым җитми… Нык авыр, йөрәк әрни... Көн дә елыйм, түзеп булмый шул.

Шушы кичәне алып баручы Динә ханым Латыйповага бик зур рәхмәт. Бик зур эш башкарасыз! Барлык туганнар, дуслар, тамашачылар исеменнән мең рәхмәт сезгә», – диелгән әлеге постта.

Бу – үзәккә үтә торган язма кырыена Эльмира Сөләйманованың «Балан ачы шул, балам» җыры да куелган. Җырчының истәлек концертында аны Динә һәм Рафаэль Латыйповлар башкарды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100