Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Сөләйманованың әнисе: «Берүзем үстердем, авырлыклар күрдем, балалар дип яшәдем»

news_top_970_100
Эльмира Сөләйманованың әнисе: «Берүзем үстердем, авырлыклар күрдем, балалар дип яшәдем»
https://vk.com/club32366179

Эльмира Сөләйманованың ел ашында булган администраторы Алсу Хәсәншина җырчының әнисенең хәле турында сөйләгән, «ВКонтакте»дагы төркеме аша, Фидания ханымның мәҗлестә әйткән сүзләрен Эльмираның тамашачысына да җиткергән.

Исәнмесез туганнар, дуслар! Эльмирабызның елы да узды… Әнисе һәм үз исемемнән берничә сүз язасы килә.

16 декабрь – шимбә көнне Фидания апа, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән, зурлап аш уздырды. Башта ир-атлар, ә инде соңрак хатын-кызлар килде. Аллаһка шөкер, мин үземнең ниятемне үтәдем, хушлашырга бара алмагач, елына барырмын, дип сүз биргән идем.

Коръән ашы бик матур узды. Мул өстәлләр белән каршы алды безне Эльмиранын әнисе. Бик авыр иде аңа, арыганлыгы, борчылу-кайгысы йөзендә иде... Шулхәтле сабыр тотты үзен… Һәр килгән кунакны якын итте. Аллаһ Тәгалә сабырлык, күңел тынычлыгы бирсен аңа...

Фидания апа барлык килгән дуслары, туганнарына мең рәхмәтен белдерде.

«Минем кызымны яратып, зурлап, хөрмәт иткән өчен Аллаһы Тәгалә үзегезне зурласын. Барлык сәдакалар өчен бик зур рәхмәт.

Балаларыма мин гомер буе рәхмәтлемен. Кызым Эльмира, улым Марат кечкенә вакыттан ук бик акыллы булдылар. Йөземә кызыллык китермәделәр, Аллаһка шөкер. Икесе дә музыкаль училище тәмамладылар, балаларым белән горурландым. Берүзем үстердем, шул хәтле авырлыклар күрдем, балаларым өчен яшәдем. Эльмирам үз көче белән зур сәхнәләргә менде, бер тиен акчасыз… Һәрвакыт минем белән киңәшләшеп: «Әни, бу җырым матурмы?», «Әни, бу күлмәк матурмы?» – дип гел сорады җаным… Миңа килеп, бергә җырлап утырулар әле дә истә.

Фото: © https://vk.com/club32366179

Гел шулай якын булдык без. Миңа хәзер бик нык авыр, күргән саен йөрәк әрни сыкрый... Китеп егылырга әзер.

Марат улыма мең рәхмәт, кулында гына күтәреп йөри. «Әни, килимме? Булышыйммы?» – дип сорап кына тора. Гаилә бәхете телим улыма, исәнлектән аермасын Аллаһы Тәгалә. Киленем дә үз кызым кебек, гел янәшәмдә булды. Мең рәхмәт үзләренә.

Ә инде кызымны яратып тыңлап, хөрмәт иткән тамашачыларга мин бик рәхмәтлемен. Барыгыз да исән-сау булыгыз», – дип әйтте», – дип яза Алсу дусты Эльмираның рәсми төркемендә.

Җырчының тамашачысы Фидания ханымга күркәм сабырлыклар теләгән.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 3 гыйнвар 2024
    Исемсез
    Жирлэргэ килмэгэн, кунак остэленэ килгэн индк
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100