Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Сөләйманованы администраторы искә ала: «Юксынабыз... Син җитмисең»

news_top_970_100
Эльмира Сөләйманованы администраторы искә ала: «Юксынабыз... Син җитмисең»
социаль челтәрләр

Җырчы Эльмира Сөйләманованы концертларын оештыручы һәм ВКонтакте сәхифәсендәге төркемен алып баручы Алсу Хәсәншина искә алган.

«Сагынам...Тыныч йокла, матурым. Юксынабыз… Бик якты, гади күңелле кеше идең, жаным.  Яза, шалтырата идең.  Җитмисең …», – дип яза ул җырчының төркеменә.

Эльмираның тамашачысы Алсуга җырчыны оныттырмыйча, төркемен сүрелдермичә алып барган өчен бик рәхмәтле. «Аллаһның игелегендә булыгыз. Гел Эльмира турында истәлекләр куеп торасыз. Урыннары җәннәт түрләрендә булсын. Бик ярата идем тавышын да, үзен дә. Бик тыйнак иде», – дип язалар алар. 

«Ә менә артистларның берсе дә искә алмый», – дип язган икенче берәү. 

Калган дуслары Алсу тарафыннан язылган Эльмираны юксыну сүзләренә кушылганнар. 

«Сагынам, нинди генә җырын тыңласам да, күңелдә әйтеп бетермәслек сагыш. Синең җырлар миңа яшәргә көч бирә иде. Юк хәзер оҗмах кошым»;

«Бик сагынабыз, яратабыз, моңлы сандугачыбыз! Бигрәк тә иртә киттең шул, нигә язмыш шулай икән. Яшәми дә калалар бит»;

«Бигрәкләр дә яхшы күңелле иде. Үлемең баштан чыкмый. Әнисенә, ире, балаларына, энесенә Ходай сабырлыклар бирсен. Бар яктан да килгән иде бит ул: киемнәре, үз-үзен тотышы, җырлавы турында сүз дә юк инде. Урыннары җәннәт түрләрендә булсын», – дигәннәр. 

Бер тамашачысы Эльмираның язмышын шулай ук бик яшьли гүр иясе булган җырчы Вәсилә Фәттахова язмышы белән чагыштырган. 

«Тыйнаклыклары, сәхнәдә үзләрен тотышлары, моңнары, үз көчләре белән үрләр яулаулары, җырланасы җырларын, якыннарын, газиз балаларын калдырып, яшәргә дә өлгерми үзләре артыннан якты эзләр калдырып китеп баруларына кадәр охшашлык», – дип комментарий калдырган ул. 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 29 апрель 2023
    Исемсез
    Сәхнәдә чәч туздырып җырлап-биеп кенә Ахирәттә Җәннәткә кереп булырмы икән???
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100