Эльмира Сөләйманованы искә алучылар: «Балаларын 4 айдан кайнанасы карый. 70тән узган әби»
Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманованың вафатына 8 ай тулган. Якын дусты, «ВКонтакте» сәхифәсендәге төркемен алып баручы Алсу Хәсәншина тугры тамашачысына Эльмираның гаиләсе, балалары хакында сөйләгән.
«Эльмирабызның якты дөньядан китүенә 8 ай. Безгә бик күп сораулар килә. Балалары ничек микән? Әнисе ни хәлдә, ничек түзә? Ире ничек, балалары кем белән? Шуларга җавап бирергә булдык.
Әнисе нык кайгыра, бик авыр инде үз балаңны җиргә иңдерү. Атна саен әнисе, энесе һәм килене зиратка барып, чәчәкләргә су сибәләр. Дога кылып кайталар. Эльмирабызның балалары яшәргә көч бирә. Ире исән-сау, эшләп йөри, шулай ук кайгыра, борчыла. Ир – хатынсыз, ә балалар – әнисез, өйдә буш, нурсыз инде әни булмагач. Балалары әтиләре белән! Кызлары Диана 9нчы сыйныфны тәмамлады һәм уку йортына керә. Уллары Артём 3нче сыйныфка күчә.
Аллаһы Тәгалә гаиләсенә сабырлык һәм көч бирсен. Бик зур кайгыларын уртаклашабыз. Эльмирабызның караңгы гүре якты булсын. Урыны оҗмах түрендә булсын. Бары тик дога гына кирәк хәзер Эльмира Наил кызына», – дигән Алсу.
Гөлкәй Мингалимова дигән ханым исә әлеге язмага өстәмә ачыклык керткән. «Балаларының икесен дә 4 айдан кайнанасы карый. Хәзер дә мәктәпкә илтә, алып кайта. Әбиләренә исәнлек бирсен, 70тән узган әби», – дип комментарий калдырган ул пост янында.
«Эльмирага әле яшисе дә яшисе иде. Ул үзенең соңгы сулышына кадәр сәхнәдә иде. Соңгы съемкаларда ул үзен начар хис итсә дә, бу хакта белдертмәскә тырышкан бит, балакаем. Эльмира минем хәтердә 24 яшьлек кыз булып калачак. Аллаһы Тәгалә җәннәт ишекләрен ачсын аңа. Барлык туганнарына сабырлык телим, Аллаһы Тәгалә сакласын сезне»;
«Балалар үсәрләр. Эльмирабыз-сандугачыбыз кайтмый торган җиргә китте. Әнисенең йөрәк җимеше. Ничекләр түзә икән... Караган саен елыйбыз, бик сагынабыз. Караңгы гүрләре якты булсын», – кебек эчтәлектәге комментарийлар да бихисап.