Популяр җырлар авторы Венера Мәхмүтова үзенең сәхифәсендә мәрхүмә җырчы, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөйләманованы искә ала.
Шомыртлар чәчәк ата башлаганда Эльмира Сөләйманованың безнең өй каршындагы шомырт буенда төшкән рәсеменә карыйм...Үзәк өзелә...юклыгына йөрәк әле дә күнми… Ул җырлаган «Йөрәгем күнми» дигән җырымдагы кебек… 6 җыры чыкмый калды… Аларны инде мин сандыкка бикләп куйдым… Тик ул гына җырлаячак, дигән җырлар иде алар… Аның белән күпме хатирәләр, сәгатьләр буе телефоннан сөйләшүләр… Бездә кунак булулары, бергә концертларын оештырып, аннан таң каршылаулар… Серләре минем йөрәккә бикләнгән килеш калды… Табигатьнең гүзәллегенә соклана иде ул...
«Әти диеп әйтә алмадым» (Н.Сөләйманов көе). Ничек итеп башкара иде ул аны… Бу җыр икебезнең дә тормышыбызга кагыла иде шул… Соңрак «Булмады» дигән җырымны сайлап алган иде, башкарырга гына өлгермәде… Җил тарата шомырт чәчәкләрен, тик таратмый күңелләрдә булган сагышларны… Тик төзәтми югалтулар салган тирән яраларны… Искә алып язуым рухына дога булып ирешсен иде.
Ә шомыртлар тагын чәчәктә
«Кара-каршы утырып бер сөйләшик әле,
Сәер, димә шулай дәшкәнгә.
Күңелем белән көн дә эндәшәм мин
«Канатым» дип нәкъ тә синеңчә.
Исеңдәме икән: яз аенда
Шомыртларга ничек сокландың.
Капка төбе тулы ап-ак шомырт безнең,
Фотосурәт төштең шатланып.
Таң аттырдык, сүзләр бик күп булган,
Шәфәкъ нурын күреп сөендең.
Матурлыкны күрә белә торган
Саф йөрәкле кеше идең син.
Җырлар өчен сиңа уен кораллары
Кирәк түгел, кушылып уйнарга.
Җанны айкап аткан моңлы тавышың
Чын рәхәтлек бирә тыңларга.
Уңай сыйфатларың бик күп синең,
Мишәр усаллыгың бар бераз.
Кояш сыман җылылыгың биреп,
Җырыңдагы сыман көзләрне дә
Иттең бит син яз.
Йолдызлар да җыеп бүләк итәр
Юмартлыгың йөрәк җылытты.
Тамашачың сине якын күргән
Тыңлап, хозурлана, һәрбер җырыңны.
Бер сөйләшик әле синең белән,
«Карчык», – диеп елмаеп утыр каршыма.
Чын күңелдән якын булган кеше
Мәңге яши йөрәк түрендә, дип,
Эндәшәсем килә барсына!»