Эльмира Сөләйманова җырын җырлаган Илдар Насыйровны тәнкыйтьлиләр: «Ошамаса – тыңламагыз»
Яшь җырчы Илдар Насыйров Эльмира Сөләйманованың «Йолдыз җыйдым бүләккә» җырын җырлаган. Аны хуплап язучылар да бар, әмма, ни өчендер, күбесе Илдарны тәнкыйтьләгән. Җырчы үзе тәнкыйтьләүчеләрнең берсен дә диярлек җавапсыз калдырмаган.
Илюс Фаизов:
«Нигә бозасың, туганым, җырны, кит, булдыра алмыйсың», – дип яза.
Илдар Насыйров:
«Иң мөһиме – сез булдырыгыз».
Гуля Галимова: «Бүтән җыр җырла, әмма Эльмираныкын түгел. Аның җырын җырлап, хур булма».
Илдар Насыйров:
«Ә нигә хур булу? Җырчыга хөрмәт йөзеннән җырын җырларга ярамыймы? Кунаклар аның репертуарын башкаруны сорады, чөнки Эльмира иҗатына хөрмәт белән карыйлар. Кешене көлдермәгез, зинһар. Сез җырлый алмагач, кем гаепле».
Рима Усманова:
«Якын да түгел. Матур җырны ямьсезләмә».
Роза Зуферова:
«Ярты ел булып узгач, җырларын җырлый башларлар, дип уйлаган идем. Эльмира кадәр беркем җырлый алмый. Бозмасыннар иде...»
Илдар Насыйров:
«Монда ярыш бармый бит! Бүтәннәре җырласа, димәк, аның иҗатына битараф түгел».
Ризида Сәлимуллина:
«Дөрес тә җырламый бит, бозып җырлый, хәленнән килгәнне генә җырласын».
Илдар Насыйров:
«Аллага шөкер, үз тамашачым бар. Нишләп бүтән артистларга шулай язмыйсыз? Язып карагыз! Нишләп алайса үткәрәләр Хәния апаның хәтер кичәсен? Ә Вәсилә Фәттахованың? Нишләп бүтән җырчыларны сорыйлар аларның җырын башкарырга?! Сез – өлкән кеше, ә шулай ямьсез язасыз. Әллә күңелегезне бушатасызмы?»
Ризида Сәлимуллина җаваптан соң кабат язган:
«Гафу сорыйм каты язылган булса, әмма бу сезнең җыр түгел, бозасыз. Тәнкыйтьтән курыкмагыз, ачуланмагыз да, җырны хуҗасы ничек башкарган, үзгәртмичә башкарырга тырышыгыз».
Илдар моңа да җавапсыз калмаган:
«Мин бит кычкырып йөрмим «минем җыр!» дип. Минем тавыш, билгеле, аерыла Эльмира ханымнан, ул бит хатын-кыз иде! Мин курыкмыйм тәнкыйтьтән, просто шаккатам һәм жәллим йөрәксез кешеләрне. Хәлне белмичә, ни өчен аның җырын башкара икәнен сорамыйча, халык үз наданлыгын күрсәтә, кешене белмичә, агу чәчрәтеп яталар. Илсөя Бәдретдинов Хәмдүнә апаның җырын башкара үзенчә, Алинә Кәримова Хәния апаның җырын үзенчә. Мин җырларымны чит кешеләр башкарсалар, сөенер генә идем».
«Аның җырлары комодта ятарга тиешмени соң? Ошамаса – тыңламагыз, нишләп вакытыгызны шуңа игътибар итәсез?» – дип яза Илдар Насыйров.
Фәнидә Мөслимова: «Ник бәйләндегез шул балага? Җырласын. Ул үзенчә башкара. Эльмира кебек түгел, сүз дә юк. Җырлар яшәргә тиеш. Без Эльмираны сагынабыз, юксынабыз, барлык җырларын да яратабыз. Аның җырларын беркем дә Эльмира кебек җырлый алмый, ләкин бу бит – җырламаска дигән сүз түгел. Җырласыннар яшьләр. Җырлый-җырлый шомарырлар. Ә Эльмирабыз безнең күңелләрдә мәңге яшәр. Урыны җәннәт түрләрендә булсын», – дип язган.
Гүзәл Французова да: «Ник кеше шундый әшәке икән хәзер? Бу егет ул җырны үзенчә башкара, әйе, ләкин Эльмирабызның җырларын искә алалар, җырлыйлар. Дөресен әйткәндә, Эльмирабыз китеп барды, аны бер атна искә алдылар, җырлаттылар, шуның белән шул бит инде. Беркайда аның башкаруында җырлар ротацияләнми. Ә бу егет ул җырга яңа сулыш, истәлек бирергә тырыша. Миңа хәтта, тыңлаганда, Эльмирам җырлаган сыман булып китте. Шулкадәр негатив комментарийлар, Эльмирабызга күңелле булыр иде, дип уйламыйм», – дип язган.
Сезгә җыр ошыймы?