Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Сөләйманова җырын Сиринә Зәйнетдинова алган

news_top_970_100
Эльмира Сөләйманова җырын Сиринә Зәйнетдинова алган
Сиринә Зәйнетдинова аккаунтыннан скриншот

Сиринә Зәйнетдинова яңа җырын тәкъдим итте. «Бер генәм» җыры – Эльмира Сөләйманова репертуарыннан.

«Җырны таныгансыздыр. Татар эстрадасында үз моңы белән урын алган Эльмира Сөләйманова репертуарыннан.

Чаллыга барган саен, мин аны искә алам, машинада җырларын тыңлап барабыз. Шулай берсендә Чаллыга автор-башкаручы Гүзәлия белән барырга туры килде. Гадәттәгечә, Эльмираның җырларын куеп, моңланып алдык. «Бер генәм» җыры башлангач, Гүзәлия: «Бу – минем җыр», – диде. Шул мизгелдә миңа Гүзәлия хәер-фатихасын биргән кебек булды. Авторлары – Гүзәлия, Рауза апа Хафизова белән сөйләшеп, җырны яңартырга булдык.

«Бер генәм».

Җылы итеп кабул итәрсез, ошатырсыз дип өмет итәм. Фикерләрегезне языгыз», – дип тәкъдим итте Сиринә Зәйнетдинова яңа җырын.

«Һәрбер җырның үз җырчысы, күрәсең. Эльмира җиренә җиткеребрәк башкара кебек. Сезнең дә үз җырларыгыз, үзегезгә хас җырлар бит», – дип язучыга икенче бер тамашачысы Сиринә Зәйнетдинованы яклап фикер калдырган:

«Бу җыр – Эльмира Сөләймановадан да яхшырак җырлыйм дип җырланган җыр түгел. Эльмира Сөләйманованың җырлары безнең күңелебездә мәңге мәңге яшәсен, дип җырланган җыр».

«Сез икегез дә моңлы сандугачым. Эльмира апаның җырларын мәңгеләштерүегез искитмәле булган»;

«Җыр сезнеке, бик матур»;

«Җылаклар тыгылды. Минем яраткан дустым Эльмираның җыры. Яңгырасын, җыры мәңгелек. Матур башкарасыз. Хөрмәт итәм сезне»;

«Икегез дә моңлы җырчы. Сезгә аның җырлары туры килә», – дигән мактау сүзләрен бик күп язалар җырчыга.

«Бер генәм» җырын Эльмира Сөйләйманова башкаруында да искә төшерик.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100