Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Сөләйманова моннан бер ел элек: «Минем балаларымны кем карый? Аллама тапшырдым»

news_top_970_100
Эльмира Сөләйманова моннан бер ел элек: «Минем балаларымны кем карый? Аллама тапшырдым»
"Татар-информ" архивы

Мәрхүм җырчы Эльмира Сөләйманова моннан 1 ел чамасы элек – 2021 елның ноябрендә социаль челтәрдәге сәхифәсендә бер посты астында бүген йөрәккә тиярдәй сүзләр язган булган.

Ул вакытта коронавирус чиренең чираттагы (ничәнчедер дулкын) чәчәк аткан мәле, «куаркод» дигән төшенчәләр барлыкка килгән чор. Җырчы шушы вазгыятькә карата аптырап, виртуаль дусларыннан киңәш сораган.

«Менә шуны уйлап утырам... Прививка ясатыргамы-юкмы?.. Кайсысын ясарга?.. Прививка ясагач, исән-сау калачагыма «гарантия» бармы? Әгәр дә юк икән?.. Минем балаларымны кем карый? Шул «куаркод» булмагач, эшсез өйдә утырам. Нишләргә миңа? Кайсын ясатырга???» – дип язган булган җырчы. Билгеле, ул вакытта аңа бик күп киңәшләр язган виртуаль дуслары. Хәзер анысы мөһим түгел...

«Ишеттем. Укыдым. Аллам күпме язган – шул булачак. Аллама тапшырдым...» – дип йомгаклаган булган сүзен Эльмира... Эх…

Фото: Җырчының социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100