news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эльмира Сөләйманова элеккеге видеоларда: «Рәнҗеттеләр мине...»

news_top
Эльмира Сөләйманова элеккеге видеоларда: «Рәнҗеттеләр мине...»
Фото: © социаль челтәрдән

Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманова, 2019 елда «ТМТВ» телеканалындагы «Сер булып калсын» тапшыруына килгәч, үзенең бу тормышта шактый кыерсытылуларга дучар булуы, еш рәнҗетүләре хакында сөйләгән булган.

«Равил Галиев, Айгөл – Ришат Шәйхетдиновлар белән «Сердәш» төркемендә эшләдем. Ләкин акчасыз бала булгач, син беркемгә кирәкмисең. Рәнҗеттеләр мине... Шул ук «Сердәш» ансамбленә йөргәндә дә, атасыз, акчасыз бала булганга, күпме бәйгеләрдә катнашып, бер тапкыр лауреат булмадым. Берни көчкә ия булмаган сәләмә кәгазьгә пичәт куеп бирүче, «молодец, яхшы җырладың» дип әйтүче булмады.

Ләкин мин зарланмыйм. Ходаема шөкер. Бу дөньяда бернәрсәдән курыкмыйм, беркемне сөйләмим. Куркам Ходаемнан һәм әнидән (көлә). Кыеграк сөйләсәм, әни шунда ук шалтырата башлый… «Яхшы бул, тыйнак бул, 40 яшьтә булсаң да, мин синең әниең», – ди. Мин аңа бик рәхмәтлемен. Әниемнең гомерен озын итсәче, Ходаем. Гел шулай булып торсын», – дип сөйләгән булган ул.

Бу хакта җырчы тапшыруның бишенче минутында сөйли башлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар