Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Сөләйманова белән интервьюдан: «Никахлашуыбызны кайнанам ун еллап белмәде»

news_top_970_100
Эльмира Сөләйманова белән интервьюдан: «Никахлашуыбызны кайнанам ун еллап белмәде»
социаль челтәрләр

Җырчы Эльмира Сөләйманова Җәлил телевидениесенә 2019 елда биргән әңгәмәсендә гаиләсе, ире һәм кайнанасы белән үзара мөнәсәбәтләре турында сөйләгән булган.

Эльмира, гаиләгез турында да берничә сорау бирәм. Белүебезчә, сезнең ирегез рус милләтеннән. Өйдә нинди телдә аралашасыз?

Ирем урыс. Инде менә 20 ел бергә яшибез. 20 ел вакыт узган да киткән, без картаймый кем картайсын. Әни гел шулай дип әйтә торган иде.

40 яшькә җиткәч, 20 ел яшәгәч, урыс та татарга, татар да урыска әйләнде. Бик хәйләкәр ул минем. Урыс, урыс дигән булсам да. Кайвакыт иптәш кызларым белән өйдә җыелышып утырабыз бит инде. Мин дә кеше, ашап, җырлап утырасым килә минем дә. Марҗа иптәш кызларым да күп, әмма татарлар күбрәк. Икенче көнне ирем миңа: «Нәрсә, мине чәйнәдегезме?» – ди. «Ишетеп тордым бит», – ди. Аңлый, 20 ел минем белән торып соң инде.

Ә болай татармы, урысмы, чувашмы, башкортмы кеше, минем күңелем, ишегем барысына да ачык. Тип тә кер.

Ирем дә башта «мин рус кешесе» дия иде. Никах укыткач, ике балама исемне мөселманча кушкач, татарга әйләндердем мин аны.

Ә гаиләдә дини бәйрәмнәр үткәрәсезме?

Дини бәйрәмнәр уздырган юк. Ашлар, әби белән бабайның ел ашларын әнидә уздырабыз. Әни йорт аша гына яши. Иремнең әнисе – кайнанам – марҗа. Ул никахлашуыбыз турында бер 10 еллап белмәде. Ирем исә барысына да риза булды. «Зинһар, яшик кенә, ясыйк», – диде. Ә кайнанам чиркәүгә барырга, венчание уздырырга тәкъдим иткән иде. «Хәзер!» – дидем.

Үз сүзегездә нык торасыз, көчле хатын-кыз сез, әйеме?

Әйе, мин көчле. Акырмыйм-бакырмыйм, ләкин үземнекен эшлим.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 4 июнь 2024
    Исемсез
    Урыны жэннэттэ булсын, 🤲🤲🤲Эльмиранын.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100