Эльмира Сөләйманова: «Әни соңгы акчасына алып, манный боткасы пешерде. Ә күрше хатыны...»
Чаллыда Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманова истәлегенә багышланган концертта җырчының төрле елларда төшкән видеоларын, әңгәмәдән өзекләрен дә күрсәттеләр. Шуларның берсендә Эльмира авыр балачагы, әниләренең 2 баласын ялгыз, бик авырлык белән үстерүен искә ала. Видеоны «Татарлар дөньясы» Телаграм-каналына урнаштырганнар.
«Әни соңгы акчасына безгә манный ярмасы алып, ботка пешерде. Без юынган арада, шуны савытларга салып куйган. Күршеләр белән яши идек. Энем белән ашарга дип килеп утырдык, ашыйсы килә...Ә күрше хатыны ботка өстенә гөл савытлары утыртып куйган…. Ач калдык инде...
Аннары туганым белән шешә җыеп, шуны тапшыра идек. Печенье ала идек... Кәнфит юк иде инде! Каян булсын! Хәзер өстәл тулы әнә. Беркем ашамый! Эх, теге вакытларда булса икән!» – дип сөйләгән булган Эльмира Сөләйманова бер интервьюсында.