Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Сөләйманова 2016 елда: «14 ел рус белән яшәсәм дә, татар булып калдым»

news_top_970_100
Эльмира Сөләйманова 2016 елда: «14 ел рус белән яшәсәм дә, татар булып калдым»
https://vk.com/club32366179

Җырчы Эльмира Сөләйманова, язмышын рус кеше белән бәйләргә туры килсә дә, татар булып калуын әйткән булган. Бу хакта ул 2016 елда Зәй районы Сармашбаш авылына концерт белән килгәч сөйләгән.

Алып баручысы Эльмираны сәхнәгә, үзе яратканча, «күңел кошы Эльмира Сөләйманова» дип чакыра. Видеода Эльмираның моңлы тавышына гына түгел, бай сөйләм теленә һәм тамашачысы белән ихлас булуына да игътибар итәсең.

«Хәерле кич, дуслар, туганнар, безне яратып килгән тамашачылар. Шушы матур залларда очрашуыма, сезнең белән күрешеп, танышуыма мин бик шатмын. Шатмын шушы залда балаларны, олы апаларны, абыйларны күрүемә.

Инде беләсездер, без барыбыз да Чаллы шәһәреннән. Шунда туып-үссәк тә, бөтен балачак Мишәрстан якларында үтте. Бармы мишәрләр монда, юкмы? Мин үзем генәме әллә? Мишәр киленнәр дә юкмыни?» – дип сорау бирә ул тамашачыларга.

«Бар-бар. Татарга әйләнеп бетте инде алар», – дигән шаян җавап килә залдан.

«Менә мин дә урыста кияүдә. Белә идегезме? 14 ел урыс белән яшәп ятам. Ләкин, аңа карап, урыска әйләнмәдем, Аллаһка шөкер. Ике балам бар: 9 яшьлек кыз, 1 яшьлек ул үстерәбез. Анысын белә идегезме? 13 ел элек никах укыттык. Балалар тугач, мәчеткә барып исем куштырдык. Малаем тугач, сөннәткә утырттык. Кая бездә урыс? Ю-юк, татарлар күп булсын», – дип сөйләгән җырчы.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100