Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Сираҗи: «Татар хатыннары ирләренә карата төксерәк, кырысрак ахры»

Эльмира Сираҗи хәзерге заман татар хатын-кызларының ирләренә карата мөнәсәбәтләре хакында уйланган.

news_top_970_100
Эльмира Сираҗи: «Татар хатыннары ирләренә карата төксерәк, кырысрак ахры»
Эльмира Сираҗиның Инстаграм битеннән

«Безнең татар хатыннары бигрәк төксе», — диде беркөнне кибеттә эшләүче бер таныш ханым.Ул эшләгән кибет шәhәрнең үзәгендә урнашкан, анда мөселман киемнәре, күн читек-чүәк, түбәтәй-яулык ише милли киемнәр сатыла. «Килеп керә ишектән ир белән хатын. Хатыны әйбер карый, ире гадәттә юаш кына басып тора, авыз ачып сүз әйтмәкче булса, хатын аңа бер генә ыжгыра!

Кергән хатын-кызның татар хатыны икәнен шунда ук таныйм мин: кашы җыерылган, йөзе җимерек була.Әле бүген ике хатын, ике ир керделәр, хатыннары алгарак узып яулык-фәлән карый башлады, ирләре ишек төбендәрәк үзара көлешеп сөйләшеп тора. Бер ханым шунда ире янына килеп: «Нәрсә авыз җәеп көлеп торасың? Көлә торган җир түгел бу!..» — дип ысылдап китте. Әйе, әйе, тешләрен кысып, зәhәрләнеп әйтте ул бу сүзләрне. Аңламыйм, нигә безнең татар хатыннары шундый төксе? Ирләренә бер елмаеп карамыйлар да бит! Безнең кибеткә чит шәhәрләрдән килгән туристлар да еш керә. Менә ул ханымнар балкып килеп керә, йөзләре елмая, рәхәтләнеп көлешәләр, сөйләшәләр. Әллә ни кыланып киенмиләр дә, ләкин шундый бәхетлеләр! Ә безнекеләргә һаман нидер җитми дигән канәгатьсез кыяфәт хас…» — дип сөйләде ул.

Аны тыңлагач, уйга калдым, чыннан да шулай бугай. Татар хатыннары ирләренә карата төксерәк, кырысрак ахры. Әллә шуңа безнең күп кенә татар егетләре марҗалар ягына карый микән?» — дип уйга калган журналист.

 Кайбер ханымнар үзләрен төрек хатыннары белән чагыштырганнар.

«Килешәм, без төксерәк шул. Төрек килендәшләремнең ирләренә ничек карауларына, йомшак кына ялагайланып сөйләшүләренә, бөтен нәрсәне юморга алуларына карыйм да, нишләп мин шулай булдыра алмыйм дип уйлыйм», — дип язган бер инстачы.

«Авызыңны ерып, иркәләнеп торырга татар хатыннарының вакытлары юк шул, таң тишегеннән торып өйдәге бөтен эшен бетереп, баласын алып эшкә чыгып чаба. Аннан эт булып кайтып керә, шуннан соң елан кебек ысылдыйсың инде. Әллә нигә бер ял көнендә кибетләргә ирең белән чыккан вакытта да өйрәнгән гадәт белән ысылдавыңны дәвам итәсең.Ә төрек килендәшләре, нәрсә аларга көне буе иргә ярап яталар рәхәтләнеп», «Барысын да бер калыпка салырга кирәкмидер. Нинди ир, шундый хатын» — дип уйлаучылар да булган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100