Эльмира Сөләймановага кортлы пицца китергәннәр
Җырчы "заказать" иткән пицца сюпризлы булып чыккан
Эльмира Сөләйманова көтелмәгән һәм, әйтнргә кирәк, күңелсез хәлгә юлыккан. Бу хакта ул үзенең "Инстаграм" битендә хәбәр итте.
"Дуслар, туганнар! Туган көнгә пицца "заказать" иткән идек. Менә нәрсә җибәргәннәр!"- дип яза ул.
"Дуслар, туганнар! Туган көнгә пицца "заказать" иткән идек. Менә нәрсә җибәргәннәр!"- дип яза ул.
Фотодан күренгәнчә, пиццадагы колбаса өстендә ниндидер бөҗәк барлыгы күренә.
Эльмираның күпчелек "язылучылары" "коточкыч", "ужас", "ярый әле эчендә булмаган" дип хәленә керсә, " үзең пешергәнгә җитми инде", "кулың эш белмәгәч, шундыйны ашарга туры килә" дип тә язучылар бар.