Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Сөләйманова: «Мин өйдә, мин исән-сау!»

Җырчы Эльмира Сөләйманова Инстаграм битендә яңа фото урнаштырган.

news_top_970_100
Эльмира Сөләйманова: «Мин өйдә, мин исән-сау!»
Эльмира Сөләйманованың Инстаграм битеннән

«Мин өйдә, мин матур, мин исән-сау, Аллаһка шөкер. Сезгә дә шуны телим!» — дип язган ул.

Җырчының әлеге сүзләре инстачыларда сораулар тудырган. Күпләр хәтта Эльмира Сөләйманованы танымаган.

«Вирустан соңмы?», «Нинди вирус? Җыен тузга язмаган сүзләр язып саташмагыз инде», «Хастаханәдә яттыңмы әллә? Шулай нык чирләдеңме? Саклан инде», «Бизәнмичә бик матур сез», «Бер җире дә картаймаган, бик яратам җырларын», «Мин сезне танымадым», «Бик чибәр!», «Авырмагыз инде!» — дип язганнар алар.

«Чирләгәнгә охшаганмы? Мин моңа кадәр дә, хәзер дә матур», — дип өстәгән җырчы үзе.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100