news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эльмира-Рафил Җәләлиевлар: «Мәхәббәт җепләре үрелә башлаган мизгелләр иде ул...»

news_top

Иҗади пар Эльмира һәм Рафил Җәләлиевлар үзләренең дуэт буларак җырлый башлаган мизгелләрен искә төшергәннәр. Бу хакта алар «Күңел» радиосының «Тор шоу» тапшыруына кунак булып килгәч сөйлиләр.

Рафил Җәләлиев сүзләренчә, җырчыларның уртак дуэты беренче мәхәббәт хисләре бөреләнгән мәлдә туган.

«2014-2015 еллар. Без Эльмира белән танышып киттек. Мин мәҗлесләр өлкәсендә эшли идем, ә төркемебездә – гел егетләр генә. Шулай килеп чыкты – бер егетебез төркемннән китте. Шунда мин төркемебездә хатын-кыз тавышы да булса тагын да күркәмрәк булыр дип уйладым. Эльмира белән сөйләштек тә, ул әкрен генә безнең белән мәҗлесләргә йөри башлады. Шуннан дуэт языдырып карыйк дигән уй килде. Җырны Эльмира тәкъдим итте.

Ул вакытта җыр сатып алулар юк иде әле. Салават абыйның күптән җырланмаган «Алма» дигән җыры бар. Роберт абый Миңнуллин сүзләренә Илгиз Закиров язган җыр бу. Шуларның иҗат җимешен эшләп карарга булдык. Аңа клип та төшердек. Тамашачы аны бик җылы кабул итте.

Без ул вакытта өйләнешмәгән идек әле. Мәхәббәт җепләре үрелә башлаган мизгелләр иде ул», – дип хатирәләргә бирелгән Рафил Җәләлиев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар