Камыр өчен ингредиентлар: 300 мл сөт, 15-20 грамм юеш чүпрә, 30 грамм май, шикәр комы, тоз.
Баш (апара) ясау өчен 1/3 өлеш юеш чүпрәне вакларга, 1 аш кашыгы шикәр комы, 100 мл җылы сөт салырга. Бу массаны болгатырга һәм 40 градуска кадәр кызган духовкага куярга. Апара 10-15 минуттан әзер була.
Икенче савытка ике йомырка сытарга, 1 бал калагы шикәр комы һәм 1 чәй калагы тоз, май, 200 литр сөт салып болгатырга. Бу массага апара һәм он салырга. Камыр артык каты булырга тиеш түгел, изелгән камырга үсемлек мае сыларга һәм 40 градуслы духовкага 1 сәгатькә куярга.
Әзер камырны алып, төрле эчлек салып пешерергә була.