Татар эстрадасының затлы җырчысы Эльмира Кәлимуллинаның «Такси» дигән яңа җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты.
«Такси» җырының сүзләрен Гөлүсә Батталова, ә көен җырчы үзе язган.
Эльмираны тамашачысы премьера белән котлаган, һәм алар бу җырның хит булачагына шикләнми.
«Алып китче, такси, сәгатьләрем аксый,
Әллә вакыт тукталды.
Алып китче, такси, күңел ярдан ташый,
Уй-хисләрем бутылды...»