news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эльмира Кәлимуллинаның улы шигырь сөйли: «Җанга рәхәтлек бирә»

news_top
Эльмира Кәлимуллинаның улы шигырь сөйли: «Җанга рәхәтлек бирә»
Фото: «Татар-информ»

Татарстанның халык артисты Эльмира Кәлимуллина Әниләр көне уңаеннан шәхси сәхифәсенә бик хисле видео урнаштырды. Анда аның улы Мурад шагыйрь Роберт Миңнуллинның «Әни кирәк» шигырен укый. Видеода Эльмира үзе, улы Мурад һәм әнисе катнашкан матур гаилә кадрлары да күрсәтелгән.

«Мурад шигырьне бераз үзгәртте, шулай да сезгә ошар дип өметләнәм», – дип язган җырчы.

Язылучылар Мурадның шигырь укуына гына түгел, аеруча аның чип-чиста татар телендә сөйләшүенә соклана.

«Җанга рәхәтлек бирә»; «Инде шигырьләр укый белә!»; «Ничек матур сөйләшә», – дигән комментарийлар калдырганнар.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 4 декабрь 2025
    Исемсез
    Сэбханалла
  • 2 декабрь 2025
    Исемсез
    Молодец, Эльмира ханым! Узегезне, ижатыгызны хормэт итэбез, яратабыз!
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар