news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эльмира Кәлимуллинаның улы белән күңелсез хәл килеп чыккан

news_top
Эльмира Кәлимуллинаның улы белән күңелсез хәл килеп чыккан
Фото социаль челтәрдән алынды

Татарстанның халык артисты Эльмира Кәлимуллина һәм хореограф Евгений Ксенофонтовның уллары кечкенә Мурад белән күңелсез хәл килеп чыккан. Сабый аягын имгәтеп, аларга табибларга мөрәҗәгать итәргә туры килгән.

Кичәге кичебез ДРКБда узды. Травматологлар компаниясендә. Йокларга ятар алдыннан Мурад коридор буйлап чабып китте һәм, егылып, аягын имгәтте.

Аягына баса алмый, авырта, ди. 5 көн көтәргә куштылар, аннан соң үзе үтәчәк, дип тынычландырдылар, – дип язды Эльмира Кәлимуллина социаль челтәрләрдә.

Сабыйның тизрәк тернәкләнүен теләп калабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар