Җырчы Эльмира Кәлимуллина никахына кагылышлы сорауга җавап биргән. Бер «подписчигы» җырчыдан: «Якыннарыгыз егетегез/ирегезнең рус милләтеннән булуына ничек карый?» – дип кызыксынган.
«Беренче реакцияләре тискәре булды… Кабул итә алмау… 1 ел дәвамында әни белән «салкын сугыш» мөнәсәбәтләрендә яшәдек. Икебез дә психологлар белән эшләдек.
Женя үзен максималь дәрәҗәдә матур һәм әдәпле тотты. Әни белән танышып, 1 ел узганнан соң, барысы да яхшырды. Әти-әниләрем – мәхәббәт һәм бәхет яклы. Женя – шәп егет һәм аны ошатмау мөмкин түгел», – дип җавап биргән артистка.
Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллинаның тормыш иптәше – Евгений Ксенофонтов. Җырчы гомер юлдашын озак вакытлар чит күзләрдән яшереп килде. «Ул – музыкант, DEPEXE MODE трибьют солисты, хореограф-куючы», – дип сөйләгән иде Эльмира иренең дә үзе белән «бер казанда кайнап» яшәүче иҗат кешесе булуы турында. Бүгенге көндә яшь гаилә Мурад исемле малай үстерә.