Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Кәлимуллинага янаганнар: «Судка бирәчәкбез, акча түләп кенә котыла алмаячаксың»

news_top_970_100
Эльмира Кәлимуллинага янаганнар: «Судка бирәчәкбез, акча түләп кенә котыла алмаячаксың»
"Татар-информ" архивы

Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина үзенә янаулары турында социаль челтәрдә хәбәр итте.

– 25.01.2013. Шушы көнне миңа: «Бөтен каналга керү юлын ябабыз», – дип янадылар. Һәм шулай булды да. Ул бик танылган артистның кешесе иде. Аның нәрсә әйткәнен күрсәгез... Коточкыч! Янауның сәбәбен мин әле дә белмим.

Ул көн – туган көнем иде.Түбән Камада туып үскән беркатлы, самими һәм ихлас күңелле Эльмира 25 яшьлек юбилеен Мәскәүнең бер отелендә берүзе күз яшьләренә буылып үткәрде.

Аннан соң мин шул артистның үзе белән сөйләшеп карарга булдым. Аның концертына чәчәк бәйләме күтәреп килдем. Чынында, хәтта концерт залы сакчыларын да мине залга кертмәскә дип, кисәтеп куйганнар. Әмма мин барыбер эчкә үтә алдым. Соңыннан, ул артист минем алда ишеген ябып куйды. Менә шулай «зурларча» аралаштык.

Хәзер төгәлрәк аңлатам. «Голос» телевизион проекты – артист һәм аның кешесе белән иң якын аралашу мәйданчыгы. Алга таба ул кеше миңа ул артист белән аралашуны тыйды һәм мине теләсә кайсы медиа мәйданчыктан бер сәбәпсез сызып ташлады. Мин артистның үзе белән сөйләшеп карамакчы булдым, ләкин миңа «юк» дигән җавап булды.

Нигә мине алып атырга теләгәннәре миңа әле дә билгесез. Минем уемча: чыгыш ясауларымнан аларга акча «төртүне» көткәннәр, яисә көнләшү, конкурент булуымнан курку, яисә өченче «ярдәм иткән» зат кысылган, әмма мин аның турында белмим.

Мәскәү, 2016 ел. Градский холлда концерт куям. Концерт алдыннан миңа: «Теге яки бу җырлар башкарылса, судка бирәчәкбез, акча түләп кенә котыла алмаячаксың», – дип шалтыраттылар.

Бу вакытта мин бик нык калтырадым, нервланып, тавышым бетә башлады, эмоцияләргә бирелдем. Шуннан соң, Александр Градскийга шалтыратып, ситуацияне аңлаттым. Ул миңа янаулардан яклап калачагын әйтте.

Кулымны йодрыкка кысып, концерт үткәрдем. Концерт вакытында, соңгы минутка кадәр, нәрсә дә булса булырга мөмкин, дигән уйлар булды.

Нәтиҗә: концерт «ура»га үтте. Мин үземне яклый алдым. Миңа ярдәм иткән кешеләргә рәхмәтлемен. Ә иң мөһиме – мондый хәлләр минем белән бик күп булды.

10 ел узгач, бик күп хәлләр булгач, язмыш мине тагын сыный. Хәзер мин каты торырга, тиз хәл итәргә, көчлерәк булырга өйрәнәм. Теге яки бу карарга килгәндә, без кемнедер югалта алабыз. Моннан куркырга кирәкми. Иң мөһиме – үзеңне югалтмаска, үзеңне яңа яктан ачарга курыкмаска кирәк», – дип язган җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100