Татарстанның халык артисты, үзенчәлекле репертуар иясе Эльмира Кәлимуллина «Гаепләмәгез» дигән яңа җырын тәкъдим итте.
«Бу җырның премьерасы бик вакытлы чыкты. Ул минем күңел халәтемә якын, ул көчле һәм кыю. Анда мин бөтенләй башкача. Бу җырга һәм видеога күңелен бирүчеләргә рәхмәт белдерәм.
Җырның сүзләре һәм көе авторы – Илгиз Шәйхразиев.
«Бу җирдә гөнаһсыз адәм юк,
Кулын селтәп юлдан китә.
Кеше язмышын икенче берәү үтми лә,
Үз тормышыннан һәркем ала дәрес.
Йөрәге тибә, димәк, түгел өметсез,
Бәлки, җитәр инде,
Беребез дә пакь түгел.
Гаепләмәгез, гаепләмәгез...»