Эльмира Кәлимуллина, улы туу уңаеннан, Алинә Шәрипҗанова белән «Улым» җырын яздырган
Эльмира Кәлимуллина 16 августта әни булды. Аның улы туды.
Татарстанның атказанган артистлары Эльмира Кәлимуллина һәм Алинә Шәрипҗанова тамашачыларына яңа җыр тәкъдим итте. Эльмира күптән түгел әни булса, Алинәнең Әмир исемле улы бар иде инде.
"Дуслар! «Сезнең игътибарыгызга Алинә Шәрипҗанова белән өр-яңа дуэт!
«Улым» – искиткеч матур җыр. Аның танылган талантлы авторлары – Эльмир Низамов белән Резедә Гобәева.
Студиядә җырны яздырган вакытта, бәхет күз яшьләре дубль саен ага иде», – дип язган Эльмира социаль челтәрендә. Эльмираны әни булуы белән, шулай ук җырчыларны премьера белән котлаганнар.