Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Кәлимуллина улы Мурадның татарча сөйләшүе турында: «Безнең бала телләрне бутамый»

news_top_970_100
Эльмира Кәлимуллина улы Мурадның татарча сөйләшүе турында: «Безнең бала телләрне бутамый»

Җырчы Эльмира Кәлимуллина һәм талантлы хореограф Евгений Ксенофонтовларның уллары кечкенә Мурад татарча да, русча да бик яхшы белә. Эльмира социаль челтәрләрдә Мурадның тулы җөмләләр белән, чип-чиста итеп татар телендә сөйләшкән видеоларын бик еш куя. Шушы көннәрдә ул Мурадның әтисенә татарча эндәшкән бер видеосын күрсәткән иде. Язылучылары катнаш гаиләдә үсүче баланың шулай чиста итеп татарча сөйләшкәненә сокланып, җырчыга бу уңайдан сораулар яудырганнар.

«Безнең улыбызга 2 яшь тә 3 ай. Ул татар телендә дә, рус телендә дә сөйләшә. Без Женя белән, әле Мурад туганчы ук, ул бала белән – рус, ә мин татар телендә сөйләшәчәкбез, дип килешеп куйдык. Безнең бала телләрне бутамый! Катнаш гаиләдә балабыз ничек татарча сөйләшә соң? Минем уйлавымча, бу – приоритетлардан тора. Минем өчен дә, Женя өчен дә бу – бик мөһим.

Бала белән ике телдә сөйләшмәгез, юкса баланың теле озак ачылачак. Кайсы телдә сөйләшергә белмәячәк, дигән сүзләр дә ишетергә туры килә. Мин болай дип җавап бирәм – бөтен нәрсә дә индивидуаль», – дигән җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100