Эльмира Кәлимуллина самолеттагы хәл турында: «Гомеремдә беренче тапкыр күрәм»

Җырчы, Татарстанның халык артисты Эльмира Кәлимуллина улы Мурад белән ял итәргә киткән. Ул телеграм-каналында Казан аэропортында һәм самолетта булган хәлләр турында сөйләде.
Эльмира Кәлимуллина сүзләренчә, «Ковер» режимы аркасында, аэропортта чиратлар зур була. Җырчыга баласы белән терминалга керү, теркәлү урыннарында, паспорт контролендә чиратта көтәргә туры килә.
Әмма җырчы сүзләренчә, кечкенә улы Мурад барысын да сабыр кичергән: «Мурад – чын ир-егет, кечкенә генә бала булуына карамастан, барысына түзде, аваз да чыгармады», – ди ул.
Иң «кызык» хәлләр исә самолетта булган. Анда Эльмира Кәлимуллина белән улы янына бер хатын-кыз килеп утыра.
«Мондыйны мин гомеремдә беренче тапкыр күрәм, ишетәм һәм күзәтәм. Безнең яндагы урынга бер ханым килде. Ул инде баштан ук кәефсез иде. Утырган урынында җайлашырга тырышып, Мурад аягы белән бераз шул хатын-кызга тиеп китте.
Ханым «пычратмасын әле мине» дип мыгырдады. Минем моңа исем дә китмәде, чөнки без, Мурадның эче авырта башлагач, тиз генә бәдрәфкә йөгердек…
Кире кайттык, утырдык. Аяк киемен салдык. Китап укый башладык...
Мурадның аягы тагын бераз гына тиеп китте, һәм ханым: «Сез ничек тә җайлагыз аны (Мурадның аягына күрсәтеп), ул миңа тиде, ә мин инде йоклап киткән идем! Үз урыныгыздан чыкмагыз, минем урын – минеке!» – дип әйтте.
Мин аптырап калдым... «Тимә – сасый» – бу турыдан-туры аңа туры килә. Һәм бу ханым кулына куркынычсызлык инструкциясен алып, Мурадтан сакланырга «койма» ясап куйды…
Мурад йоклап китте. Бераз хәрәкәтләнгәч, ул ханым Мурадның йомшак уенчыгы – төлкене алып, Мурад аяклары белән типмәсен өчен, нәрсә эшләргә кирәклеген күрсәтә башлады. Мин уенчыкны тартып алдым да аңа безнең әйберләргә кагылмаска һәм үз урынында гына утырырга әйттем», – дип яза Эльмира Кәлимуллина.