Эльмира Кәлимуллина социаль челтәрдәге сәхифәсендә шатлыклы яңалыгы белән уртаклашты. Җырчы «Россия 1» телеканалындагы «Ну-ка, все вместе!» проектында экспертлар арасында урын алачак.
Җырчы проект төшерелгән көннән берничә видео да урнаштырды. Аларның берсендә ул кичергән хисләре белән уртаклашты. «Бу гаҗәеп булды. Моның никадәр шәп булуын аңлатып торырга да кирәк түгелдер. Мине «Россия 1» каналында көтегез», – ди ул видеода.