Татарстанның халык артисты Эльмира Кәлимуллина нәни улы белән татарча сөйләшеп барган видео куйган.
– Кулыңны миңа бирәсеңме?
– Нәрсәгә?
– Телим. Мин сине яратам. Ә син мине яратасыңмы, улым?
– Әйе!
- Бәлки, ул балык тотадыр?
- Әйе.
- Син балык тотарга яратасыңмы?
- Әйе.
- Ә синең балык тотканың бармы соң?
- Юк!
- Ә балык тотарга яратасыңмы?
- Әйе!
- Шәп, улым!
«Дулкынландыргыч видео», «Без үз балаларыбыз белән татарча сөйләшергә тиеш. Син молодец, Эльмира, үрнәк күрсәтәсең. Күп кенә ата-аналар моны аңламый», – дип соклану сүзләре язганнар комментарийда, шулай ук күпсанлы смайликлар калдырганнар.