
«ТНВ» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында Татарстанның халык артисты Эльмира Кәлимуллина кунак булды. Ул алып баручы Лилия Кадыйрованың сорауларына җавап бирде.
– Филармониядә узачак концерт алдыннан: «Бу – соңгы тапкыр булачак, әгәр татар телендә җырлавымны яратсагыз, килеп күреп калыгыз», – дип яздың. Бу нәрсәне аңлата?
– Миңа хәзер мондый форматта урын җитми. Тагын да зуррак, затлырак итеп, яңа музыкантлар, яңа состав, оркестр, яңа сценарий белән спектакль итеп эшләргә уйларым бар. Мин төрле җанрларда эшлим. Академик вокал, эстрада, татар халык җырлары да бар, төрле телләрдә дә җырлыйм. Аларны бер-берсенә бәйләп, тамашачыга дөрес итеп тәкъдим итәм, шул яктан мин канәгать булдым. Чөнки мин – эстрадада гади генә җырчы түгел. Мине тыңларга кирәк. Мин үз миссиямне беләм, кабул итәм, аны тоям. Әйе, минем өчен бу – азрак авыррак, аудитория дә күп түгел, әмма ул бик уйлый торган аудитория.
Мин гаиләмә бик рәхмәтле. Ирем дә артист. Минем өчен ул – зур терәк. Каядыр барырга кирәк икән, бар, дип, ул мине үзе өйдән чыгарып җибәрә.
– Бәлки, алайдыр, бәлки, юктыр. Кияүгә чыккач, син сәхнәдә үзеңне иркенрәк, хислерәк тота башладың. Сине карыйсы килә, энергия аласы, сокланасы килә.
– Ничек мин бу хәлгә килдемме? Әлбәттә, кияүгә чыккач, энергия, яңа ачыш, яңа кабул итү. Барлык эмоцияләрне кабул итәм, тормышны бик яратам.
Иремә бик рәхмәтле. Нинди генә вакыт булмасын – авырмы, җиңелме, ул һәрвакыт минем белән. Ул мине патшабикә итеп күрә, шулай итеп мине ярата. Булган мөмкинлекләрен бирә. Мондый мөнәсәбәт минем иҗатыма да йогынты ясый. Әле бу – башлангычы гына...