Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Кәлимуллина гаиләсе яңа йортларына күченә алмый: «Ел ярым инде суд бара»

news_top_970_100
Эльмира Кәлимуллина гаиләсе яңа йортларына күченә алмый: «Ел ярым инде суд бара»
социаль челтәрләр

Җырчы Эльмира Кәлимуллина гаиләсе инде күптән төзелеп беткән йортларына күченә алмый. Ремонт ясаучылар җибәргән хаталар аркасында, күченү кебек күңелле мәшәкатьләрне аларга ел ярымга чигереп торырга туры килгән.

«Минем хыялым Мурад туганчы ук үз йортыбызга күченү иде. Ләкин подрядчигыбыз мине бу хыялдан мәхрүм итте. Хәзер бу турыда факт итеп кенә язам, чөнки барлык борчылуларым инде үткәндә калды. Бу ситуациягә карата аклау сүзләре эзләсәм дә, ни өчен шулай килеп чыгуына төгәл җавап таба алмадык. Ләкин ел ярым көтеп яшәү, йортыбызга күченә, ремонт эшләре башлый алмау һәм ел ярым суд бару факты бар. Бу – бик ардыра…

Йортыбызга кергән саен, ремонттагы төгәлсезлекләрне күреп, йөрәгем кысылып куя иде. Чөнки ул төгәлсезлекләр булганда йортка күченеп булмый, бу – тормыш өчен куркыныч.

Иң куркыныч зона – санузел. Безнең плитәләр зур – 80/60 размерлы. Аларның эчендә бушлык калган. Димәк, алар теләсә кайсы мизгелдә ваннага яки берәрбезнең өстенә төшәргә мөмкин иде», – дип аңлаткан җырчы бу ситуацияне.

Шулай да «боз эрергә» тора. Җырчы шушы көннәрдә яңа йортларында ремонт башланачагы турында да яза. «Мин моңа ышана да алмыйм», – дип шатлыгы белән уртаклашкан Эльмира.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100