news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эльмира Кәлимуллина: «Безнең җырлар үзебездән башка беркемгә дә кирәкми»

news_top
Эльмира Кәлимуллина: «Безнең җырлар үзебездән башка беркемгә дә кирәкми»
Фото: © «Татар-информ»

Татарстанның халык артисты Эльмира Кәлимуллинаның ачуы чыккан. Җырчы үзенең сәхифәсендә бетмәс-төкәнмәс каверлардан аруын әйтә, оригиналь, автор җырларының кирәксесез булуы турында сөйли.

Мин музыка дөньясындагы хәлләрдән арыдым. Аеруча да, бетмәс-төкәнмәс каверлардан. Күпме мөмкин инде, ә? Кайсы каналны кабызма – барысында да кавер. Без Эльмир Низамов белән телевизион проектта катнашу өчен гариза биргән идек. Анда үзебезне композитор һәм җырчы буларак тәкъдим иттек. Бу дуэт буларак үзебезнең иҗатыбызны федераль телеканалда күрсәтү мөмкинлеге. Администратордан: «Онлайн-тавыш бирүне үтә алсагыз, сезне мөхәррирләр чакырыр», – дигән җавап алдым.

Администраторның икенче таләбе буенча без проектта башкара алырлык үзебезнеке булмаган җырларны яздырып җибәрергә тиеш. Ә нигә әле мин проектка композитор белән килеп, башка композиторларның җырларын башкарып утырырга тиеш? Мин – Татарстанның халык артисты, Эльмир Низамов – дөнья дәрәҗәсенә җиткән композитор, РФ президенты дәүләт премиясе лауреаты. Һәм без аның белән чит җырлар башкару өчен проектка килергә тиешме? – дип әрнеп сөйләгән ул.

Эльмира Кәлимуллина үсеп килүче буын аларны үз җырлары аша танысын иде дигән фикер белдерә.

«Проектка килеп, башкалар җырын башкарып, без ничек итеп яшьләргә кызыклы булыйк инде? Нигә безгә үзебезнең җырларны җырларга ярамый? Безнең үзебездән башка беркемгә дә кирәкми, дигән фикер туа. Син үлә-бетә ул җырларны яздырасың, рилслар төшерәсең. Ә ул синнән һәм инде элекке аудиторияңнән башка беркемгә дә кирәк түгел.

Талантларга булышырга кирәк диләр. Син хәзер бары тик элемтәләр һәм акча аша гына таныла аласың. Бетте», – дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар