Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Кәлимуллина белән Эльмир Низамов Чукоткада: «Игътибар, бәяләр!»

news_top_970_100
Эльмира Кәлимуллина белән Эльмир Низамов Чукоткада: «Игътибар, бәяләр!»

Татарстанның халык артисты Эльмира Кәлимуллина иҗатташ дусты Эльмир Низамов белән Чукотка якларына гастрольләр белән килгәннәр.

«Шәһәр буйлап аз гына йөрмәкче булып чыккан идек. Бу – үзәк, диделәр. Анадырь – безнең илнең иң көнчыгыш шәһәре. Алга таба инде бер шәһәр дә юк. Бары тик диңгез һәм океан гына», – ди Эльмир Низамов.

«Чукотканың бер үзенчәлеге бар. Бер утрау – АКШка, бер утрау – Россиягә карый. Алар арасында вакыт аермасы 24 сәгать», – дип кушыла аңа Эльмира.

Ләкин ике дусны иң гаҗәпкә калдырганы – кибетләрдәге бәяләр булган.

«Игътибар, бәяләр», – дип яза Эльмира Кәлимуллина, видеолар куеп. Россиянең иң кыйммәтле төбәге саналучы Чукоткада мандаринның килосы – 1300 сум, яшел борыч – 2550 сум, редис – 1250 сум, ташкабак – 1500 сум, баклажан – 1350 сум, помидор – 1550 сум, кыяр – 715 сум тора икән.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 9 апрель 2025
    Исемсез
    Исән-сау йәрегез. Анда хезмәт хаклары ничек соң? Укытучы, врач, артистларныкы? Концертлары ничек узды микән? Бу яшьләрнең әкренләп халыкка таныла баруына сөенәбез. Шәхси тормышлары турында да күбрәк беләсе килә. Аларның чыгышлары үзебезнең республикада да булсын иде. Очрашулар көтеп калабыз.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100