Эльмира Кәлимуллина Баста концертындагы чыгышы турында: «Мин бик бәхетле артист!»
Татарстанның халык артисты Эльмира Кәлимуллина Россия эстрадасы йолдызы Баста белән Казан сәхнәсендә уртак дуэт тәкъдим итте. «Сансара» җырына милли төсмер кертү идеясе ничек туган һәм ни өчен Баста нәкъ менә татарча «Өмет йолдызы»н сайлаган?
«Узган атна башында миңа Баста төркемендә бэк-вокалист булып эшләүче якын дустым Виктория Кузьмина шалтыратты һәм миңа концертта чыгыш ясарга чакырды. Без Вика белән «Голос» проектыннан бирле таныш һәм шул көннән алып бик якын аралашабыз.
Василийның (Бастаның тәхәллүсе – ИТ) Казанга, мондагы тамашачыга һәм бөтен Татарстанга рәхмәтен җиткерәсе килгән икән. Ул моның өчен иҗади синтез ясарга – үзенең танылган «Сансара» җырына татарча вокализ өстәргә теләген белдергән. Шул максаттан, Баста Викториягә Казан артистын табарга сораган.
Баста минем кандидатураны бик теләп хуплады. Иҗади эзләнүләр барышында җырга нинди татарча элемент кушып булуы турында уйланганда, күңелемә «Өмет йолдызы» килде. Мин аны диктофонга яздырып җибәрдем һәм ул Бастага да бик ошады. Нәтиҗәдә, 5 июньдә стадионда репетиция ясадык, ә 6 июньдә мин искиткеч тамашачы алдында «Өмет йолдызы»н башкардым – Россиянең иң танылган артисты белән «Сансара» җырын дуэт итеп җырладым. Мин үземне ифрат бәхетле артист дип саныйм!» – диде «Интертат»ка Эльмира Кәлимуллина.