Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бүтән бушка җырламаячакмын» – Эльмира Кәлимуллина бер җырының күпмегә төшүен әйткән

news_top_970_100
«Бүтән бушка җырламаячакмын» – Эльмира Кәлимуллина бер җырының күпмегә төшүен әйткән
Солтан Исхаков

Җырчы Эльмира Кәлимуллина сторисларында, шактый усал итеп, алга таба бушка яки 50 процент ташлама белән җырламаячагын белдергән. Бер җырга гына да күпме хезмәт һәм чыгым киткәнен дә исәпләп күрсәткән. 

«Мин үземнең аккаунтымны монетизацияләргә өйрәнергә булдым. Миңа әлеге планымны тормышка ашырырга Алисә исемле кыз ярдәм итәчәк. Ул – сторителлинг буенча остазым. Аккаунтымның миңа керем китерүен телим.

«Оештыручыларның сметаларын кыскартканнар» яки «гонорарларны кисәләр» дигән сүзләрне кайчан ишетермен икән, дип көтеп утырудан ардым. Яисә: «Безгә жюри булып килегез әле, яхшы компаниядә 12 сәгать вакытыгызны үткәрергә», – дигәнне...

Бөтенесенә дә сыйфат, статус, профессиональ чыгыш һәм матур булу кирәк. Чөнки бу – алар үткәргән чараның дәрәҗәсен күтәрә.

Ә хәзер мин сезгә бер җырымның ничә сумга төшүен сөйлим.

Смета:

  • Җыр сатып алу – 60 мең сум
  • Аранжировка ясату – 50 мең сум
  • Аны студиядә яздыру – 20 мең сум
  • Телевидение һәм радиога ротациягә бирү – 150 мең сум
  • Костюм һәм туфли – 50-150 мең сум
  • Макияж, прическа – 7 мең сум
  • Барлыгы: 500 мең сум! 

Ни өчен әле мин бушка яки 50 процент ташлама белән җырларга тиеш?

Бу саннар Татарстанда гына актуаль. Россия буенча аларны якынча 4-5кә тапкырларга кирәк. Шуңа күрә мин алга таба үз хезмәтемнең кадерен беләчәкмен»,  – дигән җырчы. 

Ә башка җырчыларның да бер чыгышы шушы бәягә төшәме икән? Ничек уйлыйсыз?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100