Эльмира Кәлимуллина: «Миңа калса, тамашачыга төрлелек җитми...»
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының филология һәм журналистика юнәлешендә белем алучы Фирүзә Гыйниятова репортажы.
6 ноябрь көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстаннныж халык артисты Эльмира Кәлимуллинаның концерты булып узды. Тере тавыш, уен кораллары, шоу-балет – барысы да югары дәрәҗәдә, халык яратканча булды.
Татарстанның халык артисты, моңлы тавыш иясе Эльмира Кәлимуллинаны белмәгән кеше юктыр! Җырчы татар, рус һәм чит телләрдә төрле жанрларда җырлар башкара. Эльмирага танылу 2012 елда «Голос» телевизион проектында Пелагея командасында катнашып, икенче урынны яулаганнан соң килә.
Филармониягә беренче килүем иде. Бәхет елмайды – залга керүгә, беренче рәттә буш урын күреп алдым да шунда барып утырдым. Зал шыгрым тулы иде, тамашачылар арасында кечкенә балалардан башлап олы яшьтәге әбиләргә кадәр бар иде.Кичә башланып китүгә шунысына игътибар иттем: башка артистлардан аерылмалы буларак, Эльмира сәхнәдә экран кулланмый. Утлар, тере музыка – барысы халык яратканча.
Концертны Эльмира инглиз телендә «Adagio» җыры белән «ачып» җибәрде. Бу җырны таң калып тыңладым, Эльмираның тавышы никадәр көчле икәненә тагын бер кат инандым. Зал җырчыны алкышларга, чәчәк бәйләмнәренә күмде.
"Мин сезне күрүемә шундый шат! Артист кешегә сезне күрү, сезнең белән очрашу, сезгә үзебезнең иҗатыбызны тәкъдим итү – зур бәхет. Бүгенге кичегезне безнең белән үткәрергә, музыка дөньясына «чумарга» килгән һәрберегезгә зур рәхмәт! Җыр кешеләрне берләштерә, сезнең арагызда төрле шәһәрләрдән килгән кешеләр бар, шунысын төгәл беләм: арагызда Пермьнән килүчеләр дә бар, рәхмәт сезгә! Киләсе башкарасы җырым мине Татарстан тамашачысына таныткан, күп кенә шәхесләр белән таныштырган, биһисап премияләргә лаек булган – «Мин сине Ходайдан сорадым» җыры (Резидә Гобәева сүзләре, Эльмира Низамов музыкасы)», – дип сүзен башлады Эльмира.
Концертның төп «фигура»ларның берсе танылган композитор Эльмир Низамов иде. Эльмира Эльмир белән күптән таныш булулары хакында әйтте, аңа рәхмәт сүзләре җиткерде. Эльмир исә: «Эльмира, мин синең белән горурланам!» – диде. Әлеге ике талантлы кешенең арасында чын ихлас дуслык булуы аларның карашлары аша хәтта безгә, тамашачыларга, ачык күренде.
Татарстан тамашачысы өчен сирәк булган күренеш – сәхнәдә ир-ат биючеләр! Эльмираның тормыш иптәше Евгений Ксенофонтов җитәкчелегендә 4 кешедән торган шоу-балет төркеме сәхнәне җанландырды, хәрәкәтләре белән тамашачыга һәр җырның тоярга ярдәм итте. Ир-атларның шулай кызу итеп бии алуларын белми идем әле!
Эльмира тамашачысына улларына исем сайлау тарихын да сөйләп китте: «Улыбызга исемне бик озак эзләдек: китаплар да актардык, Интернеттан да карадык – берсе дә ошамады. Беркөнне ирем миңа әйтә: «Безнең улыбыз – иң теләгән, иң көтелгән бала бит. «Көтелгән» мәгънәсендә матур Мурад исеме бар, шуны кушыйк», – диде. Мин риза булдым, хәзер безнең гаиләдә Мурад Евгеньевич дигән «экзотик» исемле балабыз бар». Киләсе «Улым» (Р.Гобәева сүзләре, Э.Низамов музыкасы) җырын Эльмира нәни Мурадка багышлады.
«Минем эчемдә – гаҗәеп «аттракцион»
Кичә шунын кадәр ихлас иде ки, Эльмира тыңлаучыларына күңелен үк ачты: «Миңа ниндидер «акыллы» кеше: «Татарча җырлар гына җырла», – диде, кемдер: «Рус попсасы шәп килеп чыга синең, шуларны җырла!» – диде... «Сиңа нәрсә кирәк соң, бер генә жанрны сайла да шуны җырла», – диючеләр дә булды. Бу бит минем турында түгел! Минем эчемдә гаҗәеп «аттракцион». Тормыш бит төрле, шушы төрлелек ярдәмендә без тормышның «тәме»н тоябыз, бернигә дә карамый бәхетле булабыз», – диде ул. Зал башта тын калды, ә аннары җырчыны алкышларга күмде.
Концертта искиткеч мохит иде, тамашачы Эльмираның һәр җырын җылы кабул итте, алкышларга, чәчәк бәйләмнәренә күмде. Тамашачыларда иң күп эмоцияләр уяткан җыр «Өмет йолдызы» иде. Эльмира бу җыр турында: «Артистны нәрсә таныта? Әлбәттә, җыр. Ә мине менә шушы җыр танытты», – диде. «Өмет йолдызы» 2 тапкыр – концертның башында һәм ахырында яңгырады.
Кичәне «Татар кызы» җыры белән Эльмираның иҗатташ дусты Илгиз Шәйхразиев ямьләндереп җибәрде. Илгизнең дәртле биюеләрен күреп, тамашачылар да селкенгәләделәр, хәтта үземнең дә сәхнәгә чыгып җырчы белән биисем килә башлады. Аннары Илгиз белән Эльмира дуэтта Казан тамашачысына «Тиясез» җырын тәкъдим иттеләр.
«Гаепләмәгез», «По золотым клеточкам» җырларын башкарганда, рояльдә Эльмира үзе уйнады. Гаҗәеп күренеш инде бу – берьюлы рояльдә дә уйнарга, сузып, моңлы җыр да башкарырга. «Афәрин!» генә диясе килә.
Үткән елгы концертында Эльмира «Ирем белән бергә берәр җыр тудыру турында да уйларыбыз бар, бәлки, киләсе концертларда безнең яңа номер туар», – дигән булган. Кызганыч, гаилә дуэты бу елны да булмый калды.
Җырчы концертын инглиз телендәге җыр белән башлаган иде , ә тәмамлавы татар телендәге «Салма» җыры белән булды. Җыр барышында Эльмира үзенең командасын тәкъдим итте, тамашачыларга зур рәхмәтләрен белдерде. Зал гөр килде, ә тамашачының бер өлеше залдан чыгу ягына юнәлгән иде инде. Тик Эльмираның тагын бер тапкыр «Өмет йолыдызы»н җырлавы аларны туктатты.
«Миңа калса, эстрадага түгел, ә тамашачыга төрлелек җитми»
Концерттан соң мин Эльмира апа белән аралашып алдым.
Эльмира апа, бүгенге концертыгыз калганнардан нәрсәсе белән аерыла, аның үзенчәлеге нидә?
Беренчедән, бүгенге концертка репертуар туплаганда, иҗат җимешләремнең иң матурларын сайлап алдым. Бүгенге концерт логистик яктан бик грамоталы ясалган дип уйлыйм, үзем бик канәгать. Мин бик бәхетле!
Чыннан да бик матур булды концертыгыз! Озак әзерләндегезме?
– Әзерләнү – ул бит берничә репетиция генә түгел. Бүгенге көнгә килү, әзерләнү ул бәләкәй чактан ук. Музыка мәктәбенә йөрү, консерваториядә уку, проектларда катнашу. Шулай итеп бүгенге көнгә әзерлек булды. Хәзер мин үз-үземне кабул итәм, үземне төрле жанрларда күрәм. Минем командам да искиткеч, мин аларның һәрберсен яратам, чиксез рәхмәтлемен аларга.
Киләчәктә тагын концертлар куерга исәбегез бармы?
Киләчәктә тагын концертлар куерга хыялым бик зур. Иң мөһиме дөньялар тыныч булсын. Мин бик тырышачакмын киләсе елга шулай ук матур концертлар куерга, Казанда гына түгел, ә башка шәһәрләрдә дә.
Алар нинди форматта булачак?
Формат шул ук: тере тавыш, тере музыка, биючеләр. Һәм инде шәхсән без экраннар белән эшләмибез. Миңа калса, ут белән генә эшләү – табигый әйбер, бу – минем фишка.
Сез 2012 елда «Голос» проектында катнашкан идегез, анардан соң тормышыгыз үзгәрдеме?
Үзгәрде дип инде, тормыш икенче төрле тизлек алды. Барысы да логик яктан әйбәт барды, мин бит шахтерлыкка укып «Голос» проектына барып эләкмәдем. Музыка белән балачактан шөгыльләнәм. Әлбәттә, бу – минем өчен шундый бер трамплин,танылу булды. Бу проектка мин бик рәхмәтле. Күп тамашачымны «Голос» проектында татарча җырлавым белән кызыктырдым. Хәзер минем фанатларым арасында төрле милләт кешеләре бар.
2 сәгать тере тавыш белән җырладыгыз, җырлар алдыннан ниндидер күнекмәләр ясыйсызмы?
«Распевка» инде ул. Спортсменнардагы кебек инде, аларга да «разминка» ясамыйча берни эшләргә ярамый. Сәхнәгә «распевка»сыз чыгу – сәламәтлек өчен куркыныч.
Татар эстрадасында дусларыгыз бармы?
– Әлбәттә, бар. Бүгенге концертымда дустым Илгиз Шәйхразиев булды. Шулай ук без Филүс Каһиров белән бик дус, курсташым Артур Исламов, Эльза Исламова. Без бер-беребезне яратабыз, терәк булып торабыз.
Эстрададан кемнәрне тыңлыйсыз? Кемнәргә тиңләшәсегез килә?
Җырлау ягыннан, миңа Филүс Каһировның репертуарын туплавы ошый. Ә шоу ягыннан мин беркемне әйтә алмыйм, чөнки мин, яшь әни булгач, үземнең концертларыма гына йөри алам (көлә). Тик коллегаларымның концертларына йөрергә тырышачакмын инде. Социаль челтәрләрдән карап барам аларны, мисал өчен, Фирдүс Тямаевның энергетикасы нинди көчле. Мин һәр артистның «изюминкасын» күрә беләм һәм алардан үрнәк алам.
Яшь альтернативщиклар иҗаты белән танышып барасызмы? Кемнәрне тыңлаганыгыз бар?
Замананың шундый тиз баруына кайвакыт гаҗәпләнеп калам. Альтернативщиклардан мин Гауга, Усалны беләм.
Ничек уйлыйсыз, татар эстрадасына нәрсә җитми?
Бик кызыклы сорау. Миңа калса, эстрадага түгел, ә тамашачыга төрлелек җитми, тик баланс та булырга тиеш инде. Минем аудиториям күп түгел, чөнки музыканы төрле жанрларда тыңлый торган тамашачы бик әз. Бер жанрдан икенче жанрга күчү – вокалистка гына түгел, ә тамашачыга, кабул итәргә катлаулы. Тик, миңа калса, нәкъ шушындый артистлар Татарстанда нинди җырчылар бар икәнен күрсәтә. Мин бик шатмын минем концертыма коллегалар килгәненә, алардан күп җылы сүзләр килә, алар минем белән илһамланалар. Хәзер тере тавышка җырлау – ул нормаль күренеш бит. Кайсыдыр җырыңны фонограммага җырласаң, тамашачы аны шунда ук сизеп ала. Шуңа күрә тере тавышка, уен коралларына игътибар бирәләр. Игътибар иткәнегез булса, хәзер бит «топ»та булган җырчылар концертларын үзләре алып баралар. Шундый төрлелек кешегә кирәк.
Кайсы телдә җырларга күюрәк ошый?
Татар теле – анам теле. Ул миннән башка төрле яңгырый да, ул шундый ДНК-код. Мин татар телендә яхшырак җырлыйм, дип әйтә алмыйм, чөнки бу телдә җырлаганда миннән башка энергия чыга. Тамашачы аны сизә, алардан сорарга кирәк. Рус телендә җырлау да миңа бик ошый, ул миңа килешә, һәм мин бу телдәге җырларны халыкка ничек тапшырырга кирәк икәнен беләм.
Улыгызны татар теленә өйрәтәчәксезме?
Әйе, мин аның белән гел татарча гына сөйләшәм. Минем бер атна буе графигым тыгыз иде, улым миңа моның өчен үпкәләде. Кайткач: «Әни, кит, ишек ач!» – диде. Шуңа, әйе, татар телен әйбәт аңлый, киләчәктә дә өйрәтәчәкмен, дия алам.
Рәхмәт, Эльмира апа! Уңышлар сезгә!