Филүс Каһировның тормыш иптәше Эльмира Каһирова социаль челтәрләргә матрас сатуы турында белдерү урнаштырган.
«Символик бәягә матрас сатабыз. Безгә ул 10 ел хезмәт итте. Бәлки, кемгә дә булса бакчага яки арендага бирелүче фатирга кирәктер. Директка языгыз.
Ләкин сезгә матрас кирәк түгел, бары тик Филүс белән күрешер өчен генә килергә җыенасыз икән, борчымавыгызны үтенәм! Андый хәлләр инде булгалады», – дип язган Эльмира, язылучыларын чын күңелдән көлдереп.