news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эльмира Кәлимуллина Яңа ел турында җыр яздырган

Эльмир Низамов белән Резедә Гобәева язган җырга клип төшергәннәр.

news_top
Эльмира Кәлимуллина Яңа ел турында җыр яздырган
Рамил Гали

Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина Яңа ел турында яңа җыр яздырган. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итте.

«Кадерле дуслар! Безнең бүген премьера — яңа клип! Яңа ел бәйрәме, миңа калса, иң тылсымлы бәйрәм! Һәм бу бәйрәмдә, әлбәттә, бүләксез булмый. Яңа җырның өр-яңа клибын тәкъдим итәбез», — дип яза ул.

Җырның көен Эльмир Низамов, сүзләрен Резедә Гобәева язган.

Инстачылар клипны ошаткан.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар