Эльмира Кәлимуллина Россия җыелма командасы җиңсен өчен дога кылуын әйткән
Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина Россия җыелма командасының уены башланыр алдыннан Россия гимнын башкарды. Тамашачылар Эльмира Россигә җиңү китерде дип яза.
"Футбол буенча Россия җыелма командасы шотландиялеләрне 4:0 исәбе белән тар-мар итте. Егетләребез безгә онытылмас тәэсирләр бүләк иттеләр.
Безнең җыелма өчен мөһим матч башланыр алдыннан Россия гимнын башкару минем өчен зур дәрәҗә һәм зур шатлык булды.
Чыгыш ясар алдыннан бик дулкынландым. Россия гимнын җырлау һәм 70 мең стадионның ярдәм көчен тою - гаҗәп бәхет. Дөресен генә әйткәндә, мин бөтен йөрәгем белән, бөтен күңелем белән безнең егетләр өчен дога кылдым. Евро 2020 безнеке булачак! Егетләр, искиткеч уен өчен рәхмәт. Алга, Россия!" - дип язган җырчы.
"Рәхмәт, Эльмира, Сез гаҗәп матур җырладыгыз", - дигән комментарийда Россия җыелма командасының рәсми төркеме.
"Искиткеч чыгыш! Искиткеч тавыш! Эльмира, Сез молодец!", "безнең татар кызыбыз, горурлыгыбыз", "син бәхет китерәсең", "син гимн башкаргач, безнекеләр җиңә,", - дип язган халык.