Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Кәлимуллина картадагы акчаны ничек дөрес сакларга кирәклеген әйтте

Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллинаның күптән түгел «Сбербанк» картасыннан барлык акчаларын урлаганнар иде. «Татар кызы» бәйгесе аккаунты белән оештырылган туры эфир вакытында ул акчаларны саклау буенча киңәшләрен бирде.

news_top_970_100
Эльмира Кәлимуллина картадагы акчаны ничек дөрес сакларга кирәклеген әйтте
Солтан Исхаков

Әни мине акча берничә җирдә сакланырга тиеш, дип өйрәтте. Иртән торгач, телефоныма күп хат килүен күрдем. «Сбербанк»тан шалтырату булганын күрдем, аларга янәдән шалтыраттым. Акчаларыгызны алганнар дип әйттеләр. Бер тиен дә акча юк икәнен аңладым. Бернәрсә белән дә ярдәм итә алмыйбыз, акчаларны кайтара алмыйбыз, диделәр. Концертлар юк, эш юк, шуңа күрә елый башладым.

Әйе, эмоциональ пост яздым, чөнки йөрәгем әрнеде, беренче тапкыр мондый хәлгә тарыдым бит. Ярый, Аллага шөкер, барысы да узды, күп кеше булышты. Бөтен халык белән бу ситуациядән чыктык, акчаларны кайтардылар, тик каракларны тапмадылар. «Яндекс.Такси» тикшеренү эшләрен башлады. Башымнан үткәннәрдән чыгып, берничә киңәш бирәм.

Беренчедән, картада булган акчаны саклау счетына күчерә барырга кирәк, картада тотмагыз!

Икенчедән, банкоматтан акчаны алганда яисә салганда чекны алу мәҗбүри. Чекларны җыеп барырга яисә бөтенләй алмаска киңәш итәм. Сез ташлап калдырган чекны икенче кеше алып, шуның номеры белән шалтыратып, банк хезмәткәре булып исәнләшә һәм: «Сезнең фәлән сәгатьтә, фәлән сумма алынган, дөресме бу?» — дип сораячак. «Әйдәгез, мәгълүматны тикшереп алыйк», — дигәч, паспортыгыздагы бар булган әйберне сорашачак. Булды, караклар, шул рәвешле, сезнең акчаларыгызны җиңел генә үзләштерә ала дигән сүз.

Гади генә кагыйдәләр, әмма бөтен кеше моны игътибарга алмый шул», — дип сөйләде Эльмира Кәлимуллина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100