Эльмира Кәлимуллина истә кала торган яңа җырын тәкъдим итте
Яңа җырны музыкаль мәйданчыкларда тыңларга була.
Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллинаның «Сүзем калды» дигән яңа җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты.
«Зур рәхмәт әйтәсем килә яраткан авторларым — Эльмир Низамов белән Резедә Гобаевага», — дип язган җырчы инстаграмдагы сәхифәсендә.
Артистның иҗатташ дуслары һәм инстачылар җырны яратып кабул иткән. «Истә кала торган җыр», «Шәп җыр», «Искиткеч җыр», дип бәя биргән алар.