«Голос» проекты барган вакытта мин Интернетка кермәдем һәм комментарийларны укымадым. Шул вакытта социаль челтәрләр активлыкны җыя гына барды, шуңа күрә агрессия дәрәҗәсе хәзергегә караганда күпкә азрак иде.
Без «Мулен Руж» кинофильмы героинялары образлары кебек киендек. Исемдә, «Голос»тан соң әхлак саклаучылар миңа ташланды, мин татар халкының хурлыгы, элек минем кебекләрне яндырып үтергәннәр икән, имеш. Күрәсең, мин баш киемнәре белән милли костюмда чыгып, җыр башкарырга тиеш булганмындыр.
Әгәр алар ул җырдагы текстны тәрҗемә итсәләр, мине «точно» учакта яндырган булырлар иде… Мин боларның барысын да ни өчен сөйлим соң әле? Хәтта беренче эфирдан соң, татар җырын бөтен илгә җырлаган өчен дә мине гаепләделәр. Әйе, милләтчелектә гаеп иттеләр. Ягъни 50 яки 100 ел эчендә беренче тапкыр федераль каналда татар телендә җыр җырлануына карамастан, барыбер кешеләргә нәрсәдер ошамаган икән.
Аллага шөкер, чынбарлыкны адекват бәяләли алам һәм миңа бу «тәнкыйть» кызык кына. Әмма еш кына мин аны биш елдан соң гына укыйм. Эт өрә тора, бүре йөри тора. Алга, иптәшләр! Тәнкыйтьчеләргә сабак булсын! Сез шулай «диваныгыз» белән кочаклашып калырсыз да, ә без сезгә мәхәббәт һәм музыка бүләк итәрбез, бу дөньяны яхшыртачакбыз гына!» — дигән җырчы.