
Элмира һәм Ришат Фазлыйәхмәтовлардан «бәби турындагы» яңалыкны халык түземсезлек белән көтә. Мөмкинлек чыгу белән, аларга шушы сорауны юллыйлар. Ришат һәм аның тормыш иптәше белән сорау-җавап уены оештырган вакытта да, әлеге сорауне читләтеп уза алмаганнар.
Эльмираның бер начар ягын әйтеп кит әле.
Ришат: «Бик кызу ул, кызу булмасын иде».
Эльмира: «Ә Ришат борынын казый» (көлә).
Эльмираның бер яхшы ягын әйтеп үт әле.
Ришат: «Тырыш кыз».
Ришатның бер уңай ягын әйтеп кит әле.
Эльмира: «Җырлый белә».
Яратып эндәшкәндә нәрсә дип эндәшәсең?
Ришат: «Матурым» дип эндәшәм».
Эльмира: «Ришатым», «матурым», «бәбкәем», «җимешем» дим».
Ачуың килгәндә ничек эндәшәсең?
Ришат: «Ачу килгән чаклар сирәк була. Болай «Тишка» дип эндәшәм».
Эльмира: «Тәти булганда – «Тәтишка».
Кайчан бәби алып кайтасыз?
Ришат: «Безгә бу сорауны күп бирәләр инде. Кешегә кызык. Без планлаштырабыз инде. Булуга, тамашачы беренче булып беләчәк».
Эльмира: «Процесста. Бәлки инде, хәзер үк. Әлегә белмим».